Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» керәшен яшьләрен җыя

18 сентябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» уздырыла.

Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге инде күп еллар беренче курста укучы керәшен студентлары көнен уздыра. Мәктәп бусагасын атлап чыккан, инде студент булган керәшен кызларын, егетләрен бер урынга җыя. Шул ук вакытта, бирегә килгән яшьләрне үзләренең «Бәрәкәт» рәтләренә кабул итә.

Соңгы елларда әлеге чарага беренче курс студентларын гына түгел, бар керәшен җәшләре җыела. Бирегә килгән һәр кеше рәхәтләнеп җырлап, биеп, уеннар уйнап, бер-берсе белән танышып, аралашып вакытны күңелле итеп уздырып, ял итеп кайтып китә. 

Очрашуга килгән студентларны бүләкләр дә көтә. Кичәдә «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге эшчәнлеге, кызыклы проектлары белән якыннанрак танышырсыз. Үзегезнең кызыклы идеяләрегезне дә җиткерә аласыз.

Шулай итеп, 18 сентябрь кичендә (18:00 сәгатьтә) Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Казан шәһәре, М. Худяков урамы, 11) очрашырбыз.

Сезне уеннар (квиз/квест),  актив керәшен яшьләре белән әңгәмә, тәмле чәй табынында күңелле аралашу көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев