«Бәрәкәт» яшьләре киңәшмәгә җыелып, эшлисе эшләрне барладылар
2 сентябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары җыелды.
Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды, безнең «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең идарә членнары да җыелып, алда торган эшләрне барлады, уй-планнар корды. Аерым алганда, «Бәрәкәт»нең җитәкчесе Игорь Шрыков һәм аның урынбасары Лиана Самойлова якын арада оештырылачак очрашулар, кичәләр, бәйрәмнәр турында сөйләделәр.
Билгеле булганча, «Бәрәкәт»нең уңышлы проектлары шактый: керәшен яшьләре форумы; «Покрау чыңы» яшьләр концерты; беренче курс студентлары көне; балалар өчен «утренник»лар; керәшен җыруларын яшь башкаручыларның «Туым жондозы» фестивале һәм башкалар.
«Бу традицион проектларны дәвам итү белән беррәттән, яшьләр өчен кызыклы яңа проектларны тормышка ашырырга җыенабыз. Эш кенә түгел, ә ял итү турында да сүз бара. Шул ук «Аулак өй», «сплав»лар, республикабыз районнарындагы керәшен авылларына эшлекле сәфәрләр, андагы керәшен яшьләренең тормышы белән танышу. Булган идеяләрегезне әйтегез, бергәләп уйлап карарбыз. Күрешеп, яки онлайн аралашып торырбыз», — дип сөйләде Игорь Шрыков.
Якын арада көтеләчәк чаралар турында да сөйләшеп, оештыру комитетлары һәм актив билгеләнде. Тиздән «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының ярым финалы, беренче курс студентлары көне, «Покрау чыңы» яшьләр концерты узачак.
«Бәрәкәт» бүлеге оештыра торган һәр очрашу, һәр чара — керәшен яшьләренә бер-берсе белән танышу, аралашу өчен менә дигән мәйданчык. Һәрбер керәшен кызы, керәшен егете өчен «Бәрәкәт» — үз идеяләрен тормышка ашыру, үз талантын ачыклау һәм үстерү урыны.
«Бәрәкәт» оештыра торган бәйрәмнәр, төрле чаралар турында сезгә дә сөйләрбез. «Туганайлар»ның социаль челтәрләрен карап барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев