Балык Битәсе районында Чүк бәйрәме узды
7 июнь көнне Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларында Чүк бәйрәме узды.
Тройсын, Симек бәйрәмнәре кебек, Чүкнең дә үз йоласы бар. Элгәре аны корылык вакытында, яңгыр сорап оештырганнар. Аны уздыруда авылның олы әбиләре башлап йөргән. Су буенда учаклар ягып, казан асып, шул казаннарга янәшәдәге чишмә суын салганнар. Башта әле әбиләр Ходайга теләк итеп, келәү уздырганнар, аннан соң, ботка ашап, явачак яңгырга шатлану башланган.
Иванай белән Казаклар Чаллысының уртак Чүк бәйрәмендә дә ел саен ботка пешерү йоласы үтәлде. Узган ел, бәйрәм башлануга ук яңгыр койса, быел кояшлы матур көн булган. Ботка пешерү йоласын да башкара алганнар.
«Бәйрәм алдыннан, субботада, авыл буйлап ел да яулык җыябыз. Быел авылыбызның «Нур» фольклор ансамбле солистлары Лидия һәм Сергей Новиковлар, гармунчылар Пётр Николаевич, Пётр Степанов, яшь егетләр-кызлар авыл башыннан Кырыйлар яныннан яулык җыя башладык. Һәр урамга кереп, һәр йорт янында тукталып, авыл көен башкардык. Башта берничә генә кеше булсак, алга таба безгә кушылучылар күбәйде», — дип язды Казаклар Чаллысыннан Милена Новикова.


Гадәттә, Чүкне ел саен Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов алып бара. Быел да, бәйрәмне ул башлап җибәргән. Ә соңыннан Серегй Новиков дәвам иткән.
«Быел матур итеп, бәйрәмчә фотозона ясалды. Анда килеп фотога төшүчеләр күп булды. Пролог Чүк йоласын күрсәтү белән башланып китте. Ботка пешереп, килгән кунакларны да сыйладылар. Авыл көен җырлап мәйдан әйләнделәр. Уеннар да күп оештырылды: «ухалла» арбасын тарту (ул бик күңелле уза), көрәш, әтәч тоту, аркан тарту һәм башкалар. Быел бу көнне авылларда Сабантуй булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп җыелды. Башка райондагылар да: «Сезгә килдек әле, монда бәйрәм күңелле уза», — дип әйттеләр. Йоласын башкарып, тыныч кына узып китте Чүк», — дип сөйләде бәйрәм турында Милена Новикова.

Бәйрәмдә Казаклар Чаллысыннан «Нур», Колбагыштан «Беләзек», «Чулпы» фольклор ансамбльләре чыгыш ясаган. Шулай ук, Зоя Борисова, Снежана Абрамова һәм үзешчән артистлар да җырлаган.

Милена Новикова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев