Бүген, 21 апрель - Пуминка (Радоница). Бу көнне православныйлар зиратка, үлеләр өстенә «Христос терелеп торган» дип әйтергә бара.
Пуминка (Радоница) Пасха седмицасыннан соң килә. Пуминканы үлеләр Пасхасы дип тә йөртәләр. Ул, Пасхадан соң 9нчы көндә була.
Керәшен авылларында да бу көнне зиратта үлеләр өстендә иман әйтеп, ризыктан тәберсен итә (әйтеп ашый). Кабер өстендә үлеләргә дә «сый» калдыра. Балык Бистәсе районының Алан-Полян һәм Кызыл Йолдыз лесхозындагылар да зиратка барып, үлеләрне искә алганнар. Зират эчендәге часовняга кереп, олы яшьтәге түтиләр иман әйткәннәр.

Фото, видео Олеся Дмитриева.
Нет комментариев