Штраф күләме участокның кадастр бәясенә бәйле һәм 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта юрист Илья Русяев сөйләгән.
Эксперт сүзләренчә, закон җир участогы иясен участоктан файдалануны өч ел дәвамында башларга мәҗбүр итә. 2025 елның 1 мартына кадәр хокук барлыкка килгән җирләр өчен әлеге срок нәкъ менә шушы датадан санала.
Гражданнарга җирне кулланмаган өчен штраф кадастр бәясенең 1 проценттан 1,5 процентка кадәр өлешен тәшкил итә, әмма 20 мең сумнан да ким түгел. Әгәр кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, түләтү суммасы 20 меңнән 50 мең сумга кадәр җитә.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев