Бакча җиләгеннән как ясау ысулы
Хәбәрләр

Бакча җиләгеннән как ясау ысулы

Бакча җиләгеннән (виктория) кышка тәмле как ясап калыгыз.

Кирәк булачак: 600 г җиләк, 2 аш калагы лимон согы, 6 аш калагы бал.

Чистартылган җиләккә бал, лимон согын кушып яхшылап блендерда изәргә. Әзер җиләк боламыгын табага пергамент кәгазе җәеп, өстенә юка гына итеп салырга. 75 градуска кадәр җылытылган мичтә 3 яки 3 сәгать ярым чамасы тотарга. Әзер булганнан соң, какны бүлгәләп, төреп куярга мөмкин.

1001 киңәш


Нет комментариев