Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Әхмәттән Людмила Барсукова: «Керәшен җыруында кунакчыллык, кардәшлек һәм бердәмлек тойгылары чагыла»

Керәшенчә марафонда катнашучыларыбыз һәр теманы яктыртып, актив рәвештә, үзләренең язмаларын куялар.

Зәй ягыннан Людмила Барсукованың «Халык авыз иҗаты» темасына язылганнарын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Җыру керәшеннәрнең аерылмас юлдашы, якын иптәше, рухи юанычы, көчле тәрбия чишмәсе. Халык җырулары гаҗәеп образлы, тирән мәгънәле. Керәшен җыруларында кешенең матурлыгы ай, кояш белән тиңләшә; яшьләрнең, туганнарының матурлыгы, сандугач, былбыл, күгәрчен, карлыгач кебек кошларга охшатып мактала.

Җырларыбызда халкыбыз тормышының, көнкүрешенең, гореф-гадәтләренең төрле яклап чагылышын, аның матурлык тою сәләтен, дөньяга карашының гәүдәләнешен күрәбез. Керәшен җыруында дуслык-туганлык, халыкның кунакчыллыгы, татулык, кардәшлек һәм бердәмлек тойгылары чагыла. Халык үзенең туган җиренә, туган иленә, батырларына булган мәхәббәтен җырларында чагылдыра, шатлыгын һәм кайгы-хәсрәтен уртаклаша. Һәрбер керәшен авылының үз җыруы, үз көе бар.

Җыру белән егетләр яуга киткән, яудан кайткан. Керәшен авылларында солдатка озату, хезмәт итеп кайткан солдатны каршы алу бик зур вакыйга булган. Солдатка озатканда туган-тумача өйдән-өйгә ашка алган, үгет-нәсихәтен биргән. Ә туйларга килсәк...

«Сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмый торган гаҗәеп бер могҗиза ул. Керәшеннәрнең кемлеген беләсегез килсә-аларның зур ашларында булырга кирәк, аларның кунакчыллыгын, эчкерсезлеген, күңеленең чисталыгын күрерсез», –  дип дөрес әйтә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев.

Халыкта югалып калган, онытыла барган асыл йола-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңадан тормышка ашырырга, аны сәхнәдән күрсәтергә, тормышыбызга кайтарырга мөмкинлекләр чиксез. Милләтебезнең шушы гүзәл хәзинәсен туплап, арттырып, буыннан-буынга изге мирас итеп тапшырып барасы иде.

Чия ата, чия ата,
Чия ата чәчелеп.
Чия чемнәрендә булсаң,
Алыр идем яшереп.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Шәлем аклы, шәлем аклы,
Шәлем аклы шакмаклы.
Рәшәткәләп алыр идем…
Сезнең йөргән сукмакны.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка

Кулъяулыгым төшеп калды
Кесәмнән көзгем белән.
Гомерем үтте димәс идем,
Яшәсәм сезнең белән.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Алма бакчасына керсәм
Үләннәр була тездән.
Мөмкин булса, бер минутка
Аерылмас идем сездән.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Эх, дусларым, сезгә әйтәм,
Чияләр чияләнгән.
Кояш сезгә жәлләмәгән,
Нурларын сибәләгән.

Кыр үрдәге кача камышка,
Сезне сагынып җырлаган тавышка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев