Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Әхмәт халкы Ватанга хезмәттә үткән авылдашлары полковник Сергей Колчерин белән горурлана

Зәй районының Әхмәт авылының Мария һәм Демьян Колчериннар гаиләсендә 11 бала дөньяга килә. Ул балалардан Яков, Дмитрий, Александр, Сергей, Марина исән-сау үсеп җитәләр. Бу язмада шулар арасыннан Яков (1901 елгы) һәм Сергей(1923) турында сүз барыр.

Хәбәрсез югала

Яков 1914 елда Борды авылы училищесын тәмамлый. Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Сарманда милиция хезмәтендә эшли.  II Бөтендөнья сугышына кадәр Чирмешәндә район башкарма комитеты рәисе була. Заманы өчен сирәк хәл — ул туган авылы Әхмәткә еш кына өч ат җигелгән тарантаста яки шәхси автомобильдә кайта. 

Запастагы офицер, политрук Яков сугыш башланган 1941 елның августында хәрәкәттәге армиягә алына. Сугышның хәлиткеч чоры булган 1943 елны Ростов шәһәре өчен барган бәрелешләрдә хәбәрсез югала. 

Әхмәтнең горурлыгы

Колчериннар гаиләсендәге унынчы бала булган Сергей 1930 елны, мәктәп яше җитәргә бер ал алдан укырга керә. Иртән басуга, үз җирләренә барырга чыккач, чиркәү бинасында урнашкан мәктәпне узып барышлый, ул укучыларны күрә дә, шуларга ияреп мәктәпкә керә. Ике атна узгач, әнисе Мария түтигә очраган укытучы ВалентинаТарасова: «Берүк, укырга йөрсен, аннан инженер чыгачак», ди. Аның сүзләр дөрескә чыга. Техник фәннәр кандидаты полковник Сергей һөнәре буенча инженер була. 1942 елда Сергей В. П. Чкалов исемендәге зенит-туп училищесын тәмамлап җиңү көненә кадәр Мәскәү күген саклый. Сугыштан соң хәрби академиядә белем ала. Гомеренең соңгы утыз елын фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлый. 

I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы», «Кызыл Йолдыз» һәм башка орденнар, медальләр иясе Сергей Демьянович — 86 фәнни хезмәт авторы, ул күп кенә галимнәрнең фәнни эш җитәкчесе була. Ватанга 43 ел буе хезмәт итеп, 1983 елда отставкага чыга. Хатыны, СССРның геология министрлыгы канцеляриясен җитәкләгән Резеда Хәбибовна белән (Чирмешән ягы кызы) ике бала үстерәләр. 

Уллары Сергей 1983 елда Киев дәүләт университетының кибернитека факультетын тәмамлап, реклама өлкәсендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 

Кызлары, филология фәннәре кандидаты Лариса СССРның АКШтагы илчелеге академиясендә — чит телләр курсларында, соңыннан Никарагуа башкаласы Манагуада инглиз теле укыта. Ире, отставкадагы полковник Петр Косяков белән алар әле Сириядә, Чилидә Европа илләрендә дә яшиләр. Ларисаның кызы, Сергей Колчеринның оныгы Виктория бүгенге көндә үз гаиләсе белән Эквадорның баш шәһәре Китода яши, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Викториянең бертуганы, техник фәннәр кандидаты Алексей "Газпром-промгаз"да эшли. 
Сергей Демьянович арабызда юк инде. Аннан килгән хатларны гына кат-кат укып утырам. Күздән яшьләр килә. Аның тормышка ашмагаган бер хыялы калды. Без 1998 елның көзендә Мәскәүдә күрешкән идек. Ул Әхмәткә кайту, әти-әнисе кабере өстендә булу теләге белдерде. Авылдашыбыз, полковник Петр Васильевич Егоровны да Сабантуена Әхмәткә чакырасы килгән иде аның…

Ватаныбыз иминлеге сагына бар гомерен багышлаган күренекле авылдашыбыз Сергей Колчеринның йөрәге 2002 елның 23 мартында тибүдән туктады. Ул Мәскәүнең Бутовка зиратында җирләнде. Аның тормышка ашмый калган теләген балалары үтәде. Моннан дүрт ел элек кызы Лариса һәм оныгы Виктория Әхмәт авылына кайттылар. Зиратка, Демьян бабайлары һәм Мария әбиләре өстенә бардылар. Еракта яшәсәләр дә, туган ил, туган җир һәм Сергей Демьянович каршындагы бурычларын үтәделәр.

Рафис ШӘЙМАРДАНОВ.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев