Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Авылны яшәтүчеләр»: Дүсмәттән яшь Алексеевлар гаиләсе авыл тормышын сайлаган

Мамадыш райоынынң Дүсмәт авылыннан Гүзәл һәм Василий Алексеевлар тормышларын авыл җирендә төзиләр. Читкә чыгып китмичә, туган якларында йорт җиткереп яталар.

Һәр авылна хезмәт сөючән, тырыш кешеләр бизи. Әгәр алар арасында яшь гаиләләр булса, авыл аеруча җанланып китә.Гүзәл һәм Василий Алексеевлар шундый гаиләләрнең берсе. Яшь Алексеевлар гаиләсе тормышларын шәһәр җирендә күз алдына да китерә алмый.

«Авылда да бәхетле, мул тормышта, рәхәт яшәргә була, теләк кенә булсын» дип әйтә алар.

Туган якларында яшәргә калган яшь гаилә ике бала тәрбияли: кызлары — Зәлинә (5 яшь), уллыры Вадим — (3 яшь). Гүзәл белән Василий үзләре дә әле бик яшь. Гаилә башлыгына — 26, ә хатыны аннан ике яшькә кечерәк.

«Авылдагы мондый рәхәтлекне һәм саф һаваны тагын кайдан табасың? Авылда эшләргә теләүчегә һәрвакыт эш табыла. Иң мөһиме – ялкауланмаска кирәк», — дип әйтә Василий.

Узган ел муниципалитетта авыл җирендә торак сатып алучыларга яки төзүчеләргә ярдәм программасы эшли башлады. Алексеевлар аннан файдаланганнар инде. Башта алар үз акчаларына иске йортны сүтеп, аның урынында ике катлы йорт салганнар. Дәүләт ярдәме булмаса, яңа торакны тулысынча төзекләндерү өчен озак еллар һәм шактый суммалар киткән булыр иде. Яшь гаиләгә район бюджетыннан 1,5 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән.

«Бу акча безгә стеналарны штукатурларга, идәннәрне һәм түшәмнәрне җәяргә, бүлмәләрне бүлеп ясарга, җылы идәннәр җәяргә һәм кухняда котёл куярга җитте. Әле бераз калды да. Йортыбызга инде су кергән, хәзер газ тоташтырырга йөрибез. Газ барлыкка килү белән, яңа йортыбызга күчәргә планлаштырабыз», — дип шатлыгы белән уртаклашты гаилә башлыгы.

Киләчәктә Алексеевлар йорт-җирләрен тагын да зурайтырга, төзекләндерергә уйлыйлар. Гараж төзергә, маллар асрау өчен урын булдырырга. 

Бу яшь гаиләнең хезмәт сөючәнлегенә һәм максатчанлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Нәкъ менә Гүзәл белән Василий кебек үз җиренә гашыйк кешеләр авылның бүгенгесенә генә үз өлешен кертеп калмый, ә аны яшәтүчеләр дә. Алар киләчәкне үз куллары белән төзиләр.

Мамадыш информ, Николай Михайлов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев