Авылларда волонтерлар маскировка челтәре үрүне дәвам итәләр
Шәхси вакыт белән санлашмыйча, авыл халкы махсус хәрби оперциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрә.
13 августта Зәй районының Дүртмунча авыл мәдәният йортында уртак җиңүгә үз өлешләрен кертүче волонтерлар өчен чара үткәрелде.
Дүртмунчада 10 ай эчендә 300 маскировка челтәре үрелгән. Авыл җирлеге башлыгы үз хезмәтләре, матди һәм финанс ярдәмнәре өчен барлык волонтерларга рәхмәт белдерде.
Чәй табынына җыелган халык тизрәк җиңү килүен, барлык туганнарның исән-сау кайтуын һәм тыныч тормыш башлануын теләделәр.
Бакалы районының Корчай авылында да волонтерлар тик тормый. Җирле халык – олысы, кечесе шушы изге эштә катнаша.
«Маскировка челтәре үрү – җиңел эш түгел. Ул тиз генә килеп тә чыкмаска мөмкин. Кайакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле корчайлылар хәзер инде тәҗрибә туплап өлгерделәр, эшләре көйләнеп китте», – дип хәбәр иттеләр Корчай авылы клубыннан.

Фотолар Дүртмунча, Корчай авылы клубларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев