Авылларда Питрау җыеннары гөрләде
Питрау — җәйнең кыл уртасы. Күп кенә керәшен авылларында бу көнне халык бәйрәмгә җыелды.
Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый.
Үткән атнада авылларда Питрау җыеннары узды. Һәр авыл аны үзенчә, матур итеп үткәрде. Авылдашлар, туганнар барысы бергә җыелып бәйрәм иттеләр. Читтән кайтучылар, кунаклар да күп булды.
11 июльдә, изге апостоллар Петр һәм Павел көне алдыннан, Яңа Чишмә районының Ленино авылында да бәйрәме узды.
«Ленинода бәйрәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган композиция белән ачылды. Авыл халкын һәм кунакларны Изге Димитрий Солунский храмы настоятеле отец Сергий котлады. Шулай ук, Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина да бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә аерым рәхмәтен белдерде. Барлык җыелучыларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Бәйрәмгә килүчеләрне Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары да котлады. Традиция буенча, 50 ел бергә гомер иткән, «Алтын туй»ларын билгеләп үткән гаиләгә дә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул Зайцевлар гаиләсе», – дип сөйләде Светлана Питеркина.

Светлана Юрьевна Лениноның «Сүрәкә» халык фольклор коллективын 50 еллык юбилее белән котлаган. Бәйрәмдә, хәзерге вакытта ялда булган, махсус хәрби операциядә катнашучы Н.А. Кондеевны һәм хәрби хезмәттән кайткан солдат Д.А. Шаровны да хөрмәтләгәннәр.
Бәйрәм дәвамында сәхнәдә артистлар чыгыш ясаган, уеннар оештырылган.


Менделеевск районының Тагай авылында Питрау беренче тапкыр зурлап үткәрелгән. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Акбаров, Менделеевск районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова барлык кунакларны бәйрәм белән котлаганнар. Ала бу традицияләрне саклап калып, киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклегенә басым ясаганнар. Бәйрәмдә Иске Гришкин авылыннан «Бигәш» халык ансамбле, Сәйтәктән «Карендәшләр» ансамбле, Монай, Бөрешле авылыннан җырчылар, Яна Шалаумова чыгыш ясаган.


Мамадыш районының Албай авылында Питрау ел да зурлап уздырыла. Түгәрәк уен белән башланган бәйрәм, җырчылар, фольклор ансамбльләр чыгышы, уеннар белән кичкә кадәр дәвам итте. Быел бәйрәмдә Дүсмәтнең «Җиңгәчәйләр» ансамбле, җырчы Римма Никитина, Валерий Шрыков, Снежана Абрамова, Владислав Домолазов һәм башкалар катнашты. Керәшен йортына охшатып ясалган фотозона янында такыя киеп фотога төшү өчен матур почмак та бар иде. Питрау салют һәм дискотека белән тәмамланды.



12 июльдә Чистай районының Бахта авылында да керәшен мәдәниятенең якты һәм традицион бәйрәме — «Питрау» узды. Кунакларны йола-гадәтләрне һәм милли колоритны саклауга багышланган бай программа сөендерде. Мәйданчыкларда халык җырулары яңгырады, элгәреге уеннар уйналды һәм йолалар күрсәтелде, алар бердәмлекнең кабатланмас атмосферасын тудырды.
Бу зур бәйрәмдә Алексеевск районының Кр. Бараннан мәдәният йортының «Бәрәнҗәр» халык фольклор коллективы да катнашты.


Зәй районының Кашкатау итәгендә дә Питрау гөрләде. Зәйдә Питрауны, элекке йола-гадәтләргә тугры калып, Кашкатау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 27 тапкыр үткәрелә. Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга республикадан җиткәчеләр, күренекле якташлаыр килде. Бәйрәм берничә мәйданчыкта алып барыла. Инешнең ике як яры да бәйрәм шавына күмелгән. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача.
Ә төп мәйданда театральләштерелгән матур тамаша бара. Халкының иң нечкә кылларын уятып, өздерә фольклор коллективлар. Район башлыгы Разиф Кәримов халыкка бәйрәм котлавын ирештерде:
– Быел без Питрауны районыбызда игълан ителгән Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы кысаларында үткәрәбез. Һәм бу аңлашыла да. Инде бишенче ел безнең иң кыю йөрәкле, курку белмәс ир-егетләребез махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан иминлеге сагында торалар. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр сугыш кырындагы якташларыбызга, азат ителгән территорияләрдә яшәүче җирле халыкка ярдәм күрсәтәләр.
Дистәләгән гуманитар ярдәм рейслары оештырылды. Керәшен кардәшләребез махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-яраклар җыюда, аларны урынга алып барып тапшыруда актив эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Кашкатау итәгендә үткәрелүче Питрау бәйрәме инде чирек гасырдан артык безгә керәшен мәдәниятен таныту мәйданы буларак хезмәт итә. 1 июньдә җирлектә шатлыклы вакыйга булды – зур төзекләндерү эшләреннән соң Югары Баграж авылының тарихи мирас объекты саналучы Изге Троица чиркәвен ачтык. Питрауны моннан 27 ел элек халыкка кайтаручы, аның чишмә башында торучы Минеев Петр Иванович, Григорьев Николай Петрович, Бутяева Нина Герасимовна – көчле алкышларга лаек шәхесләребез. Бүген безнең белән бергә Питрауны республика керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Михайлович Егоров, күренекле якташларыбыз бәйрәм итәләр.

Питрау бәйрәме уңаеннан «Зәй офыклары» газетасы район керәшен оешмасы белән бергә «Җәй яме син, Питрау!» дип аталган конкурс уздырган иде. Бәйгедә 30га якын кеше катнашты. Һәм алар Питрау бәйрәмендә бүләкләнде.
Җиңүчеләрне район керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев котлап, бүләкләр тапшырды.
Хикәя жанрында беренче урыны 16 яшьлек Ирина Максимова алды. Анастасия Шәймәрданова – II, Клавдия Максимова III урында. Алар барысы да чыгышлары буенча Кабан-Бастрыктан.
Шигырь язучылар арасында Әнисә Хунафина җиңүче. Валентина Николаева икенче урынга чыкты, Галина Пашкина өченче урынны алды.Шулай ук бәйрәмдә чишмәләр буенча узган конкурста җиңүчеләр дә бүләкләнде, дип язылды Зәй офыклы Вконтакте челтәрендә.

(Ирина Смирнова фотолары)
Мөслим районының Яңа Усы авылында да Питрау уеннар, җыру-биюләр белән, фольклор ансмбльләр чыгышы белән үрелеп барган. Роза Маракина ясаган фотозона янында фотога төшүчеләр дә күп булган.



Түбән Кама районының Кече Җирекле авылында «Татарстанда — җәй» проекты кысаларында «Кичке уен» булган. Берсен-берсе уздыра-уздыра Питрау себеркесе бәйләгәннәр, яшь кызлар һәм түтиләр Питрау такыясы үрүдә осталыкларын күрсәткән. Бергәләп түгәрәк уен да ясаганнар. «Җирекле моңнары» гармунчысы Павел Федосеев, Василий Чупашов, авылдашлары Михаил Захаров чыгыш ясаган.



12 июльдә Сарман районының Ләке авылында узган Питрауга мәртәбәле кунаклар да килгән: Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы, районның шәрәфле гражданы Җәүдәт Салихов; Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров; республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. Бәйрәмдә «Керәшен түтие» конкурсы да ясаганнар. Алмаз Ишморатов, Нарат Асты авылыннан «Нараттау», Круглое Поле поселогыннан «Родные напевы», Ләкенең «Игәнә» һәм «Айбагыр» ансамбльләре һәм башкалар чыгыш ясаган.



Балык Бистәсе районының Шомырбашы авылында узган Питрауны да рәхәтләнеп бәйрәм иткәннәр. Җыруларыбыз, һәркем күңеленә ошаган уеннар, биюләр белән үрелеп барган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев