Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда Питрау бәйрәме гөрләде

Мамадыш, Кайбыч, Чистай, Мөслим, Менделеевск, Алабуга, Сарман районнарында бәйрәмнәр ничек узган?! - «Туганайлар» күзәтүендә.

Питрау — җәйнең кыл уртасы. Күп кенә керәшен авылларында бу көнне халык бәйрәмгә җыелды.

Мамадыш районының Албай авылында Питрауны ел да 12 июльдә уздыралар. Быел да Мака тавы астындагы мәйданда бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күп җыелган иде. Питрауда балалар өчен дә, зурлар өчен дә уеннар күп булды: кеше утырган чананы йөгерү, тауга йөгереп менү, капчык киеп узышу, такыя үрү, аркан тартышу, көрәш һәм башкалар. Бәйрәм барышында, авылның иң өлкән һәм иң яшь кешесен ачыклап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук, Албайдан махсус хәрби операция зонасында булган егетләрне дә әйтеп уздылар.

Бәйрәмне быел шушы авылда яшәүче Раиса Кибякова белән Геннадий Мишурин алып барды. Питрау Албайның фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте һәм, кайткан кунаклар, авыл үзешчәннәре җырлары белән дәвам итте. Шулай ук, Мамадышның «Урагай» керәшен халык фольклор ансамбле, «Бәрмәнчек» ансамбле солитисы Снежана Абрамова, Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен ансамбле солисты Рита Французова да үз чыгышлары белән мәйданны бизәде. Кыскасы, теләге булган һәр кеше чыгыш ясады. Бәйрәм кичке дискотека белән дәвам итте.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында Питрауны зурлап уздыралар. Бәйрәмдә әби-бабайларның сандыкларында сакланган кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган. Такыя киеп фотога төшү өчен дә фотозона эшләгән. 

«Элгәре, Питрау –  урак өсте, печән өсте вакытларында булган. Яшьләр уенга чыгар өчен бригадирдан рөхсәт алып, эштән иртәрәк кайтып, җыенып бәйрәмгә чыкканнар. Питрау атнасында гына җырлана торган үз «Уен» көйләре булган: 
Гөбенә быел бик тулы, 
Казлар ничек йөзә икән?
Быел киткән кызларның
Йөрәге ничек түзә икән? 
Кари-кари каргалар,
Алачыкның башында. 
Аклы яулык берләнтин,
Куштан кызлар башында.

Бәйрәмгә күрше авыллардан да күп килгәннәр иделәр. Питрау мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла. Бу бәйрәм соңгысы булмасын иде, йола-гадәтләребез дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз», — дип язды Хуҗа Хәсән җирлеге ветераннар советы рәисе Ольга Боярина.

Чистай районының Бахта авылында Питрауга халык быел да күп җыелган. Бәйрәмдә Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов, «Чистай шәһәре» башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Татарстан буенча кеше хокуклары вәкиленең Чистай районындагы җәмәгать ярдәмчесе Геннадий Осипов, район мәдәни-күңел ачу учереждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова, Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина, һәм священниклар катнашкан.

Питрауда Алия һәм Фәнис Калимуллиннар, Энже һәм Илфат Камалиевлар, Бахтаның – «Карендәш», Чистайның «Багалмам» фольклор ансамбльләре чыгыш ясаган. Шулай ук, һәркем күңеленә хуш килерлек халык уеннары да булган.

Мөслим районының Яңа Усы авылындагы Питрау композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сафиуллин Яңа Усы авылына багышлап иҗат иткән «Мин яратам сине, Татарстан!» һәм Яңа Усы турындагы җырлары белән башланып киткән.

«Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова мәйданга килгән кунакларны Питрау белән тәбрикләп, котлау сүзләрен җиткерде, юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларына, уллары һәм ирләре Украинадагы махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең тәбрикләүләрен җиткереп, Питрау бәйрәменең халык бәйрәменә әйләнүен билгеләп үтте. Питрау кызыклы уеннар, бәйгеләр, матур җырлар белән үрелеп барды», — дип яза оштыручылар.

Менделеевск районының Сәйтәк авылында бәйрәм авыл халкын, кайткан кунакларны бер урынга җыйган. Балалар өчен милли уеннар оештырылган. Зурлар да читтә калмаган, алар өчен дә кызыклы уеннар булган. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре чыгыш ясаган.

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында бәйрәмне сүз остасы Евгений Максимов алып барган. Бәйрәмне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле, Шүрнәкнең –  «Сүрәкә», Алабуганың «Ак каз» керәшен ансамбльләре чыгышлары бизәгән. Халык уеннарда катнашып, җырлап, биеп ял иткән.

Сарман районының Ләке авылында узган Питрауда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членынары  Александр Андров, Римма Антонова булган. Мәртәбәле кунакларны ипи һәм тоз белән каршы алган. Бәйрәмдә Ләке авылыннан – «Игәнә», «Айбагыр», Наратастыдан - «Нараттау»; Минзәлә районыннан - «Мәлкәнәй» һәм «Җамагатым» дуэты, Әлмәт районыннан - «Кәләем» һәм «Асыл бизәк», шулай ук, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Роберт Андреев чыгыш ясаган.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сарманлыларны Питрау бәйрәме белән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры вазифаларын башкаручы, керәшен оешмасының идарә члены Ирина Муллина котлады.



Түбән Кама районының Келәтле авылында районкүләм Питрау гөрләде. Бу көнне авылда могҗизалар тудыручы изге Николай истәлегенә, чачауник ачу тантанасы булды. 

 

12 июль көнне Зәй районының Баграж авыл җирлегендәге Кашкатау итәгендә 26нчы тапкыр Питрау бәйрәме гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев