Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Келәтледә чачауник ачылды

12 июль көнне Түбән Кама районының Келәтле авылында, могҗизалар тудыручы изге Николай истәлегенә, чачауник ачу тантанасы булды.

Чачауник Питрау мәйданыннан бераз читтәрәк, чишмә янында төзелгән. Чачауникның проектын ясаудан башлап, барлык чыгымны авылдашлары, «Медтехника» сәүдә-сервис берләшмәсе җитәкчесе Геннадий Муллин үзе күтәргән. 

Сүз уңаеннан, моннан нәкъ 20 ел элек, 2005 елның 12 июлендә Келәтле Питравына килүчеләр дә олы вакыйга шаһитлары булган идек. Ул чагында биредә чишмә ачу тантанасы узды. XVII гасыр азагында Келәтлегә нигез салган бабайлары тау итәгеннән чишмәләр бәреп чыккан урынны белеп сайлаганнар. Чишмәләрне күз карасыдай кадерләп саклаганар, карап, чистартып торганнар. Заманалар үзгәрә-үзгәрә, ярның икенче ягында, тау итәгендә урнашкан иң тәмле сулы чишмәгә сукмак онытылган. Безнең көннәргә инде ул тирә үтеп булмаслык чытырманлыкка әйләнгән. Келәтле егете, 2005 елларда НПАТП директоры булып эшләгән Николай Муллин чишмәне текә яр аша Питрау мәйданы ягына чыгартып, заманча ясаткан иде. Кечкенә беседка-корылма эченә аяк атлауга,  челтерәп агучы чишмә суының рәхәт җиләслеге йөзгә килеп сарыла. Куш учыңны тутырып эчкән су тән күзәнәкләреңә таралып, күзаллары яктырып китә... Ул елларда бу якка юл төшкән саен, чишмәгә тукталмый китми идек…

Менә хәзер шул чишмә янында, Николай Николаевичның бертуган энесе Геннадий чачауник төзетеп куйган. Әйтерсең, гомере вакытсыз  өзелгән Николайның үзе белән алып киткән хыялын тормышка ашырган…

Чачауникны аруландыруны 12 июльгә, Келәтле авылындагы мәйданда оештырыган районкүләм Питрау бәйрәменә туры китергәннәр. Шуңа да Питрау җынына җыелган халык арасында чачауникны аруландыруда катнашырга теләүчеләр күп булды.

Чачауник янында башта күрше Балчыклы чиркәве настоятеле иерей Артемий молебен уздырды һәм чачауникны аруландырды. 

Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина һәм, шулай ук, Геннадий Муллин халыкны шушы олы вакыйга уңаеннан котладылар. Кешеләре чишмәгә һәм чачауникка юлны онытмаганда, Келәтле дә яшәр. Элек-электән керәшен авылларында чишмәләр янына чачауниклар урнаштырганнар. Дини бәйрәмнәрдә, яңгырсыз җәйләрдә, шулай ук, егетләр хәрби хезмәткә киткәндә шул чачауник янына килгәннәр. Изге теләкләр белән, чачауникка бистәрләр, чигүле кулъяулыклар бәйләп калдырганнар. Хәзер дә ансамбльдәгеләрнең «Безнең ил» җыруы астында, Келәтле кызы, «Сүрәкә» ансамбле җыручысы Мария Савельева белән «Җиз кыңгырау»дан Валерия Васильева чачауникка бизәкле бистәрләр алып барып бәйләделәр. 

Чачауник янында «Серле мәләнчек» ансамбле җитәкчесе Лидия Чеботарева Келәтленең борынгы көен башкарды. Аның үзе язган шигырендә дә чишмәле балачакны сагыну ята:
Басмачаны җуып, кашыяк белән,
Коенадырыек улак астында.
Шарлап аккан чишмә суларында
Чыр-чу килдек бала чагында. 

Без җугалттык инде бик күпләрне, 
Бергә уйнап-үскән тиңнәрне.
Ходай безгә бүләк итеп биргән, —
Кадерен белиек җакты көннәрнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев