Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кашкатау итәгендә – Питрау бәйрәме

12 июль көнне Зәй районының Баграж авыл җирлегендәге Кашкатау итәгендә 26нчы тапкыр Питрау бәйрәме гөрләде.

Хезмәттә дә алдынгы

Елдан-ел киңрәк масштаб белән уздырыла торган Питрау бәйрәменә районда быел да ныклап әзерләнгәннәр. Бәйрәм башланыр алдыннан район башлыгы Рәзиф Кәримов абруйлы кунакларны Зәйнең берничә мөһим ноктасы белән таныштырды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ринат Фазылов, Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина һәм башкалар микроавтобуска утырып, Зәйнең төзек, пөхтә урамнарыннан узып, шәһәр уртасында төзелә торган Изге Макарий чиркәве янында тукталды. Әлеге чиркәү махсус хәрби операциядә җиңүгә багышланып, халык көче белән төзелә. Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов әлеге чиркәүнең төзелеше белән таныштырды. Рәзиф Галиевич аның Зәй төбәге керәшеннәрен иманлы итүдә башкарган бу олы хезмәтен уңай бәяләде. Булачак чиркәүнең стеналарын күтәргәннәр инде. Бу урында Зәй районы башлыгы урынбасары, республика төбәк керәшен оешмасының идарә члены Петр Уразайкинның да зур хезмәтен әйтеп узу урынлы һәм дөрес булыр. Соңгы елларда Зәй керәшен оешмасы яңа сулыш белән, нәтиҗәле эшли. 

Киләсе нокта яңа автостанция ачу тантанасы булды. Башка шәһәрләргә йөри торган маршрут автобусларының тукталыш урынын булдыру турында сорап, зәйлеләр район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән булганнар. Нәтиҗәдә, элекке автовокзал бинасы капиталь төзекләндерелеп, заманча автобусларны көтеп тору урыны булдырылган. Шунда ук, туклану урыны да бар. 

Шаулап үскән басу-кырларны күзәтә-күзәтә, кунаклар аграрийларның хезмәтен дә карап узды. Зәй төбәгендә быел беренче тапкыр карабодай чәчкәннәр – шау чәчәктә утыра басулар – уңышы яхшы көтелә. Шикәр чөгендере, көнбагыш уңышы белән дан тоткан Зәй төбәге инде уракка да чыккан. Булган уңышны түкми-чәчми җыеп алырга насыйп булсын аларга.

Югары Баграж авылында борынгы чиркәүне реставрацияләү дәвам итә. Район башлыгы Рәзиф Галиевич кунакларны бу чиркәү бинасына да алып керде. Хуш исле агач чиркәүгә күптән түгел чаңнар куелган иде, инде тәрәзә-ишекләре дә әзер икән, куясы гына бар, алтарьга да заказ бирергә торалар. Эшне озакка сузмыйча, чиркәүне бу елда ук кулланышка тапшырырга планлаштыралар. 

Югары Баграж авылыннан Акулина Чернова Бөек Ватан сугышына 6 улын озата, аларның бишесе туган йортларына әйләнеп кайта алмый, сугыш кырында кала, Александр исемле улы кайтып, авыр яраларыннан вафат була. Шушы анага багышлап авылда төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салу Питрау бәйрәменең иң дулкынландыргыч мизгеле булды.



 

Мәйданда – гаилә бөтенлеге

Кашкатау итәгендә төнгә кадәр барган күңелле җырулар, матур уеннар, сый-хөрмәт – Зәй халкының кунакчыл булуына тагын бер дәлил. Бәйрәм ныклы оешканлык белән матур узды. Кая күз ташлама – чәчәк бәйләме, милли киемле кызлар-егетләр!.. Питрау капкасы төбеннән үк кунакларны Татарстанның халык артисты, Сәвәләй авылы егете Виталий Агапов үзенең “Карендәшләр” фольклор ансамбле һәм уллары Виктор, Владислав белән каршы алды.

Район башлыгы Рәзиф Кәримов, кунаклар белән бергә, Питрауга килгән һәр керәшен ансамбле һәм алар оештырган барлык күргәзмәләрне игътибар белән карап чыгып, һәр ишегалдына тукталып, халыкны бәйрәм белән котлады. Зәй төбәгендә керәшеннәр, татарлар, руслар һәм чувашлар бергә тату-дус гомер кичерә. Кашкатау итәгендә һәр халыкның аерым бер урыны бар иде, һәрберсе ачык күңел белән кунак каршылады. Моннан тыш, кәрҗин үрү, эшләпә ясау, тамакса ясау буенча мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар гөрләп торды. Үзәк майданда спорт ярышларында көч сынаштылар, Питрау символы буларак (чөнки, Питрауга кадәр файдалы үләннәр җыялар, себеркеләр бәйлиләр), мәйдан уртасында себерке бәйләү ярышына кадәр узды.

Бәйрәмне ачу тантанасы гаилә бөтенлегенә багышланды. Егетләр-кызлар уеннарда таныша-кавыша, гаилә булып, дәвамчылары туа... Буыннар алмашынуы, традицияләрнең яңаруы – барысы да мәйдан тутырып түгәрәк уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. 

Райондагы һәр халыкның традицияләрен, бай мирасын ихтирам итүләре, һәртөрле эштә дә бердәм булулары турында билгеләп үтте Рәзиф Кәримов үз чыгышында. Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән, районда керәшен мәдәниятен, халыкара дуслыкны саклауга зур өлеш кертүчеләр, өлкән яшьтәге карендәшләр, матур, озын гомер кичерүче гаиләләр бүләкләнде. 

Зәйлеләрне Питрау бәйрәме белән республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән "Туганайлар" газетасының баш редакторы, керәшен оешмасының идарә члены Юлия Губина котлады. Ул Зәй төбәгенең 20дән артык керәшен авылында хезмәтне, динне, халык традицияләрен тигез күрүче тырыш халык яшәвен билгеләп узды. Актив иҗтимагый эшчәнлекләре, керәшен мәдәниятен саклауга керткән өлешләре өчен, район башлыгы Рәзиф Кәримовка, финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашевка, “Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Клара Ермолаевага, эшмәкәрләр Иван Батьковка, Николай Тихоновка, активист Александр Бикановка Татарстан керәшен җәмгыяте идарәсе рәисенең Рәхмәте белдерелде.

 

Зәйнең – үз “Керәшен чибәре”

Кашкатау Питравында ел да районкүләм “Керәшен чибәре” конкурсы уза. Быел чибәрләр Питрау мәйданында көч сынашмадылар, чөнки конкурсның төп этаплары 10 июльдә район мәдәният йортында узган. Биредә исә кызларны төрле номинациядә бүләкләп, җиңүче кызның исемен атадылар. Ул – Зәйдән Эльвира Мингалимова. Конкурста 10 кыз катнашкан. Кызлар үзләре турында видеоролик, иҗади номер тәкъдим иткәннәр, керәшеннәрнең традицион ризыкларының берсен һәм керәшен милли костюмнарыннан дефиле әзерләргә тиеш булганнар.

Зәй Питравында Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, популяр җырчы Ясмин һәм башка талантлы карендәшләр дә чыгыш ясады.

Кашка тау итәгендә халык төнгә кадәр бәйрәм иткән, кичке унда Питрау учагы да ягып җибәргәннәр.


ФОТОРЕПОРТАЖ
«Зәй-информ» һәм Юлия Губина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев