Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда Казанский бәйрәме узды

21 июль көнне Мамадыш районының - Юкәче, Теләченең - Тәмте, Зәйнең Якты күл авылларында Алла Анасы изге Мария тәресе (иконасы) табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узды.

Бу көнне авылларда халык иртәнге якта зиратка барды, чиркәүдә келәү итте. Төштән соң авыл уртасына җыенга җыелдылар. 

Якты Күлнең престол бәйрәме булган «Казанский» инде 27 ел буе Дала Зәе елгасы буенда авылдашларын һәм тирә-яктан килгән кунакларны җыя. Бу көнне карендәшләр бергәләшеп, күңел ача, йола-гадәтләрне искә ала.

Бәйрәм башында истәлекле көннең тарихына багышланган матур бию күренеше күрсәтелде. Аннары, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән, аның урынбасары Пётр Уразайкин җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. Шулай ук, Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров һәм район ветераннар советы председателе — шушы авылда туып-үскән Алексей Алексеев та бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, җылы сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә авылның актив кешеләрен һәм быел юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә котладылар.

«Халык, чынлап та, рәхәтләнеп ял итте. Төрле кызыклы уеннарда катнашып, күпләр бүләкләр дә отты. Кыскасы, авыл халкы өчен бу көн туган-тумачалары, классташлары белән очрашу, аралашу, җырлап-биеп, күңел ачу мөмкинлеге булды. Бәйрәмнең бер үзенчәлеге — учак янында үткәрелгән түгәрәк уены. Иң мөһиме, бәйрәмдә гасырлар буе дәвам иткән милли традицияләрне күрү, аларны искә төшерү мөмкинлеге тудырылды», — диде Якты Күл авылы мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

21 июль кичендә һәм 22 июльгә каршы төндә Теләче районының Тәмте авылында да, традиция буенча, «Казанский» бәйрәме узды. Бу елны да бәйрәмне югары дәрәҗәдә, халык артистлары Олег Фазылҗанов һәм Евгений Максимов алып барды.

«Казанский» — ул йола-гадәтләре саклана һәм һәркемне берләштерә торган матур бәйрәм. Аңа олысы да, кечесе дә бик теләп җыела. Быел да бәйрәмгә килүчеләр спорт ярышларында, төрле уеннарда һәм җыр-бию бәйгеләрендә актив катнашып, күңел ачты. Бәйрәм югары дәрәҗәдә оешканлык белән, шатлыклы атмосферада үтте. Бу хакта бәйрәмне ачу тантансында район башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм Теләче авылы Покров чиркәве настоятеле отец Алексей да үз чыгышларында билгеләп үттеләр. 

Тәмте авылындагы бәйрәмне оештыруда, бигрәк тә Ивановлар гаиләсе, аларның туганнары, дуслары һәм авыл халкы, чынлап та, зур тырышлык куйды. Бу көнне килгән кунакларны республикабызның танылган артистлары Илсаф һәм Нурзадә, шулай ук, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солистлары Снежана Абрамова, Юлия Туктарева, Зоя Борисова, җырчылар Илгәрәй, Римма Никитина, Алинә Давыдова, Марина Карпова, Анастасия Иванова сәламләде. Казанның «Айбагыр», Субаш авылының «Нардуган» һәм Иске Карабаянның «Беләзек» керәшен халык фольклор ансамбльләре дә үз чыгышлары белән күңелләрне күтәрде.

Бәйрәмдә тарихи һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган түгәрәк әйләнү йоласын да онытмадылар – барысы да түгәрәккә чыкты. 

Мамадыш районындагы Юкәче авылының Казанский көне быел аеруча зурлап үткәрелде, истәлекле булды. Юкәчелеләр бу көнне инде электән үк чиркәүдә келәү итүдән башлый, аннан зиратка үлеләр өстенә бара. Инде дүртенче ел рәттән авыл халкы җыенга җыела. Ныклы традицияне тирә-як авыллардан гына түгел, хәтта күрше төбәкләрдән килгән кунаклар да хуплый.

Бәйрәмдә быел Мамадыштан – «Урагай», Комазан Башыннан – «Карендәшләр», Дүсмәттән – «Җиңгәчәйләр», Шәдче башыннан «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамбльләре, эстрада җырчылары Вадим Захаров, Ильназ Бах, Гүзәл Идрисова, Хәят, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансабмле солитсы Регина Павлова чыгыш ясаган.

Быел бәйрәмнең төп яңалыгы — авыл мәйданында Изге Ана тәресе истәлегенә һәйкәл ачылуы. Һәйкәлне төзегән Ефимовлар гаиләсенә бу игелекле эшләре өчен барлык авылдашлары да рәхмәтле.

Юкәче халкы өчен «Казанский» һәрвакыт әһәмиятле булган. Олы буын кешеләре искә алганча, бу чорда уңыш өлгерә башлый, һәм халык, ярдәме өчен, Богородицага рәхмәтләрен белдерә.

«Элек бу көнне тәмле түгәрәк ипи пешерә һәм бөтен авыл җыелып, бергәләшеп түгәрәк уенда катнаша идек. Хәзер бу йола-гадәтләрнең яңадан торгызылуы бик сөендерә. Безнең өчен бу бары тик бәйрәм генә түгел, ә халкыбыз хәтере, безнең тарих», — дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Юкәче авылында яшәүче Елизавета Николаева. 

«Казанский» бәйрәме турында язганда, Юкәче чиркәвенең Казан Алла Анасы исемен йөртүен дә искәртеп үтик, ул күп еллар буе авылны һәм анда яшәүчеләрнең имин тормышын саклап килә.

;

Фотолар: «Теләче информ», «Занск информ», «Мамадыш-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев