Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда Казанский бәйрәме узачак

21 июль көнне Мамадыш районының — Юкәче, Теләченең Тәмте, Зәйнең - Якты Күл авылында, Алла Анасы изге Мария тәресе (иконасы) табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узачак.

Казанский җыены җәйнең соңгы бәйрәме дип санала. 

Юкәчедә Казанский бәйрәме көндезге 12.00 дә башланачак. Бәйрәмгә танылган артистларның да килүе көтелә: Вадим Захарова, Рәфис Кәлимуллин, Алина һәм Азат Кәримовлар, «Казан егетләре» төркеме, Хәят. Шулай ук, керәшен ансамбльләре «Ак каз» (Алабуга), «Сүрәкә» (Шүрнәк), «Җүкяче», «Җиңгәчәйләр», «Карендәшләр», «Покрау», «Талир тәңкә», «Урагай» (Мамадыш) чыгыш ясаячак.. Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов алып барачак. Казанский җыр-биюләр, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барачак. 

Тәмтедә бәйрәм авыл болынындагы мәйданда кичке 19.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Аның Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм Евгений Максимов алып барачак. Бәйрәмдә җырчы Нурзәдә, Анастасия Иванова, Амелия Павлова, Иван Пугачев чыгыш ясаячак. Күңелле уеннар да күп булачак. 

Якты Күл авылында бәйрәм яңа төсмерләр алып үткәрелә башлаган. Программада фольклор ансамбльләре чыгышлары, төрле уеннар, ярышлар көтелә. Казанский кичке сәгать 18.00 да башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев