Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда язгы өмәләр гөрли

Язның килүе белән, авылларда традицион язгы өмәләр башлана.

Яз килү белән, кар эреп, ачылган җирдән чүп-чар күренә башлый. Бу чорда халык актив рәвештә үз тирә-юнен чистарту, төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләрендә катнаша. Авылларда, бигрәк тә зур бәйрәмнәребез алдыннан, халык чисталыкны кайгыртып, өмәләргә чыга.

Бакалының Үмер авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә чисталыкны саклау максатыннан өмәгә чыктылар, авыл тирәсендә тәртип урнаштырдылар.

Өмәнең әһәмияте зур, чөнки кайберәүләр табигатькә зыян китерүләрен, чүп-чар ташлауларын уйлап та бетермиләр. Бергәләп чисталыкны саклыйк һәм «Чисталыкны саклау – чүп ташламауда» дигән акыллы сүзләрне истә тотыйк.

Якынлашып килүче Олы көн бәйрәме алдыннан, дүшәмбе көнне, Яңа Илек авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре һәйкәл тирәсендәге территорияне чистарту өчен берләштеләр.

«Бу изге гадәт, ул безнең уртак мәйданның матурлыгын һәм чисталыгын саклап калу гына түгел, ә тарихка һәм хәтергә хөрмәт күрсәтүгә дә ярдәм итә», –  ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Снежана Шадрина.

Ирина Маркова, Снежана Шадрина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев