Авылларда җәйне бергәләп озаталар
2 август - Элҗен көн. Элҗен көнгә кадәр бәрәңге, кишер, чөгендернең яңа уңышын ашарга рөхсәт булмаган. Беренче кыярны да нәкъ менә шул көнне өзгәннәр.
Бу көнне Мөслим районының Керәшен Шураны авылында бик матур, милли рухлы бәйрәм узды. Бу якта Элҗен көнен билгеләп үтү ул һәрвакыт көтеп алынган вакыйга. Бу көнне яңа уңышны — яшь бәрәңгене авыз итү гадәте бар.
«Авылдашлар үзләре пешергән тәмле бәрәңге ризыклары белән табын корып, җырлап-биеп, бергәләп күңел ачтылар. Мондый очрашулар авыл халкының бердәмлеген тагын да ныгыта, күңелләргә җылылык өсти. Киләсе елларга да шулай исән-сау, бердәм булып бәйрәмнәр үткәрергә язсын», – дип хәбәр итттеләр Керәшен Шураны мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Бу көнне Зәй районының Керәшен Мәлемендәге кич утыру турында да язып үтәргә кирәк.
«Керәшен Мәлемендә бик җылы очрашу узды. Эссе көннең кичендә баллы үлән чәе һәм ихлас сөйләшү — кешегә тагын нәрсә кирәк? Капка төбендә кич утыру — безнең ата-бабалардан калган иң матур гореф-гадәтләребезнең берсе. Бу гади генә күренеш кебек тоелса да, чынлыкта ул авыл рухын саклап калучы, кешеләрне якынайтучы изге йола. Кичәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! Сезнең белән вакыт бик тиз һәм күңелле узды. Әйдәгез, мондый очрашуларны ешрак оештырыйк, бер-беребезнең кадерен белеп яшик», – дип хәбәр иттеләр мәлемлеләр.
Фотолар мәдәният йортларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев