Авылда кушаматсыз керәшен булмаган
«Айбагыр» сменасының 3нче отрядында ял итүче Балык Бистәсе ягыннан Надежда Лукина Казаклар Чаллысы авылындагы кушаматлар турында язды.
Кушаматларның кайсыларыдыр элекке ыру исеме белән бәйле, ә кайберләре теге яки бу кешенең үзенә генә хас сыйфатларыннан килеп чыккан.
Кушамат ул барлык халыкларга да хас нәрсә, ә без керәшеннәр өчен ул – табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исемен, фамилиясен әйтеп сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Кушаматы белән әйтсәң, шунда ук беләләр. Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл.
Бу урында мисалга, үземне китерәм. Әни ягыннан без – Шакирныкылар. Чөнки бабай күрше авылдагы Шакир исемле кешегә охшаган. Әти ягыннан – Прушныкылар. Бу кушамат – Прохор исеменнән. Тагын бер бабайның кушаматы Чапай булган. Аңа бу кушаматны Кызыл армия командиры Василий Иванович Чапаев хөрмәтенә биргән булырга тиешләр. Чапаев – гражданнар сугышының курку белмәс командиры булган. Безнең Чапай кушаматлы бабай да кыю, тәвәккәл, батыр һәм эшчән булуы белән аерылып торган. Аны авылда бик хөрмәт иткәннәр.
Безнең авылда әле тагын шундый кушаматлар да бар: Абалаклар, Бакалар, Кәкреләр, Чырайлар, Асаннар.
Фамилиядән ясалган кушаматлар: Бүреләр – Волковлар, Каргалар – Каргиннар, Шапыйлар – Шапиевлар, Макарлар – Макаровлар.
Кырыйлар – өйләре авыл кыренда тора. Күзлекләр – бабайлары күзлек киеп йөргән.
Болардан чыгып, нәтиҗә ясадым: кушаматлар – керәшен таихының зур бер өлеше, алар аша нәсел тарихын өйрәнергә була.
«Айбагыр» сменасының 3нче отряды чыгарган журналдан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев