Августта нинди законнар үз көченә керә?
1 августтан ил халкын мошенниклардан яклауга юнәлтелгән законнарга үзгәрешләр үз көченә керә. Үзгәрешләр шулай ук эшләүче пенсионерларга һәм хәтта балалар уенчыкларына да кагылачак.
Эшләүче пенсионерларга түләүләр артачак. Россия Социаль фонды эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен 2025 елның 1 августыннан яңадан исәпләячәк. Фондның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пенсиягә өстәмә түләүне 2024 елда рәсми рәвештә эшләвен дәвам иткән һәм аның өчен эш бирүче иминият кертемнәрен түләгән пенсионерлар алачак. Пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми — барлык кирәкле түләүләр августта автомат рәвештә исәпләнәчәк.
Киләсе елларда эшләүче пенсионерларның пенсияләре, эшләмәүчеләрнеке кебек үк, ел саен индексацияләнәчәк. Иминият кертемнәре суммасы хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле, шуңа күрә һәр эшләүче пенсионерның түләүләре төрлечә күләмдә артачак.
Моннан тыш, июльдә 80 яше тулган пенсионерлар әлеге яшькә җиткән көннән иминият пенсиясенә өстәп икеләтә күләмдә (17 815,4 сум) фиксацияләнгән түләү алачак. Пенсионер 2025 елның июлендә I төркем инвалидлык алган очракта, аның инвалидлык бирелгән көннән фиксацияләнгән түләве 8907,7 сумга артачак.
80 яше тулган һәм I төркем инвалид булган пенсионерларга карау өчен өстәмә түләү билгеләнә: иминият пенсиясенә 1314 сум, дәүләт пенсиясенә 1377 сум өстәп түләнә.
Кибермошенникларга каршы көрәш. Россиялеләр элемтә операторы сайтындагы шәхси кабинетында яки мобиль сервис аша спам таратулардан баш тарта алачак. Оператор спамнан баш тарту турында гариза юллаган абонентка икенче көннән үк спам-хәбәрләр җибәрүне туктатырга тиеш була. Бу закон быел яздан бирле кабул ителүче кибермошенникларга каршы чаралар пакетының дәвамы булып тора. Язын әлеге чаралар җыелмасы кысаларында үз-үзеңә кредит бирүне тыю мөмкинлеге кертелгән иде.
Сентябрьдән бу юнәлештә башка нормалар да гамәлгә кертелә. Әйтик, банклар банкомат аша акча алырга теләүче моны мошенниклар тәэсирендә эшли дип шикләнгән очракта, клиентка акча бирүдән баш тартырга мәҗбүр булачак. Элемтә операторлары исә юридик затлардан яки шәхси эшмәкәрләрдән килгән шалтыратуларны маркировкаларга тиеш була.
Яшүсмерләр ата-аналар ризалыгыннан башка банкларда счет ача алмаячак. 14-18 яшьтәге үсмерләр законлы вәкилләренең язмача ризалыгы белән генә банкта счет ача алачак. Искәрмә булып тулы хокуклылыкка ия булган балалар (мәсәлән, өйләнгән, хезмәт килешүе нигезендә рәсми рәвештә эшләүче яки әти-әнисе, уллыкка алучылары яки попечительләре ризалыгы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр) тора.
Яшүсмерләргә 1 августка кадәр бирелгән карталар элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк, алар өчен бернинди дә чикләүләр кертелмәячәк.
Балалар уенчыкларына ГОСТ. Яңа ГОСТ нигезендә уенчыклар яшь төркемнәре, эшчәнлек төрләре һәм җитештерү материаллары буенча классификацияләнергә тиеш булачак. Дәүләт стандарты беренче чиратта иминлек таләпләренә кагылачак һәм уенчыкларны кулланганда мөмкин булган төп куркынычларны — гигиена, травматик, химик һәм янгын куркынычларын тасвирлаячак.
Хәзер уенчыклар балаларга зыян килү куркынычын булдырмас өчен яшь буенча төгәл бүленәчәк. Моннан тыш, уенчыклар җитештерү өчен зарарлы матдәләр кушылган арзанлы пластик һәм башкалар кебек куркыныч материаллар куллану тыелачак.
Ясалма фәһем нигезендә булдырылган «Антикартель» системасы. Үзгәрешләр шулай ук дәүләт сатып алулары базарына да кагылачак. Августтан конкурентлыкны киметү өчен төзелә торган килешүләрне кисәтү һәм ачыклау өчен «Антикартель» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаячак. Операторы Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) булачак.
Система монополиягә каршы көрәшүчеләрнең эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен дәүләт органнары һәм юридик затларның мәгълүмат системаларыннан белешмәләр ала, шулай ук күләмле мәгълүматлар һәм Ясалма фәһем технологияләрен куллана алачак.
Гади итеп әйткәндә, «Антикартель» системасы бәяләрнең синхрон үзгәрүләрен күзәтәчәк һәм ялган компанияләрнең сатуларында катнашуны ачыклаячак. Бу мәгълүматларны эшкәртүнең югары тизлеге ярдәмендә картель килешүләрне нәтиҗәлерәк ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев