Ару хәбәр! Музыка кораллары турындагы яңа китап дөнья күрде
Китап Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең дәүләт заданиесен гамәлгә ашыру кысаларында нәшер ителде.
“Керәшеннәр мәдәниятендә халык музыка кораллары” дип исемләнгән әле яңа гына табадан төшкән өр-яңа бу китапның авторы - сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров. Бу китап хакында Геннадий Михайловичның үзе белән сөйләштек:
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Керәшеннәр мәдәниятендә халык музыка кораллары» дигән, эчендә бай мәгълүмәт тупланган хезмәт әзерләнде, һәм, сөенечкә, бу хезмәт китап булып нәшер ителде (Казан, 2025. – 120 б.). Әлеге китап керәшеннәрнең «Матди булмаган мәдәни мирас объектлары»н барлауга багышланган басмалар сериянең беренче карлыгачы буларак кабул ителә. Бу китапның дөньяга чыгуы керәшеннәрнең музыка сәнгате тарихын өйрәнү, әлеге кыйммәтлекләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә үтә мөһим вакыйга булды, чөнки моңа кадәр бу тема фәнни һәм гамәли яктан бик аз яктыртыла иде. Китапта керәшеннәрнең халык музыкантлары, музыка коралларын ясаучылар турында фактик мәгълүмат бирелде, һәм китапның бу сыйфаты аның фәнни дәрәҗәсен югары күтәрде. Бу тикшеренү Идел-Урал төбәге халыкларының этномәдәни мираслары үзара шактый якын булуын аңлауга юл ачты һәм керәшеннәрнең этник музыка коралларын заманча мәдәният әйләнешенә кертү буенча яңа этап тәшкил итте дип уйлыйм", - диде күренекле галимебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев