Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Анна түтинең 90 яшен керәшенчә уздырганнар

Чыгышы белән Питрәч районының Әлбәдән авылынан булган Анна түти үз юбилеенда кунакларны керәшенчә каршы алган.

Анна түти Әлбәдән авылында Пелагия Андереевна һәм Иосиф Яковлевич гаиләсендә 12нче бала булып туа. Төпчек булгач, түтиләре, дәдәйләре аны, ул чорда мөмкин булганча, кадерләп үстерә. Анна Иосифовна авыл клубында эшләгән җиреннән, 1954-55 елларда ике баласы белән Казанга күченә. Оешмаларда бухгалтер булып эшли, Ленинград прибор төзелеш техникумын тәмамлый.

Ул 2 баласын — Валера һәм Нинаны үзебезнең керәшен йола-гадәтләре буенча тәрбияләп үстергән. Аларга белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән.

Анна түтинең тырышлыгы бушка китмәгән, балалары да, оныклары да, халкыбызның асыл сыйфатларыннан булган олыны олы итәргә өйрәнеп үскәннәр, хәзер оныкчыкларына да шуны өйрәтәләр. Сүз уңаеннан, балалары һәм оныклары һәр 5 ел саен Анна түтинең юбилеен зурлап уздыралар. 90 яшьлек юбилеен Нина Николаевнаның кызы белән кияве кафеда оештырган. Ул үзебезчә, керәшенчә булган. Юбилейны карендәшебез, артист Олег Фазылҗанов белән җырчы Нурзәдә алып барган.

«Кунакларны, ишек төбенә үк чыгып, «Арулармысез» дип элгәречә каршы алучы Аннук түти керәшен киеменнән иде. 90 яшьлек әби димәссең, карап кына торырлык иде Аннук түти. Өстендә — фабричный тукмадан тегелгән күлмәк, киндер алъяпкыч, борынгыдан калган тамакса, көмеш беләзек. Без аның белән бергәләп керәшен җырулары җырлый-җырлый кунакларны каршыладык:
Тартма җиңне, тартма җиңне,
Тартма җиңне, өзәсең.
Башка туган алай түгел,
Син үзәкне өзәсең.

Әй, туганнар, килдегез,
Исәнләшә белдегез.
Мәкне алсу чачәге күк
Күземә күрендегез», — дип Аннук түтинең юбилее турында сөйләде Олег Фазылҗанов.

Әбиләренең һәм кунакларның керәшенчә җырлашканнарын оныклары Денис (хатыны Даша белән), Эдуард, Алина (ире Руслан белән), шушы юбилейны оештырган Эльвира һәм ире Рөстәм, шул оныкларының балалары Даяна, Диләрә, Камалия, Йосыф, Ева, Данияр, Демид та рәхәтләнеп тыңлап, кайсыларыдыр үзләре дә кушылып утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев