Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Анна Гыйльметдинова (Харитонова): «Җырларым – куаныч та, юаныч та»

Карендәшләребез арасында эшкә уңган, җыр-моңга гашыйк, талантлы кешеләребез күп. Лаеш районының Мирәтәк авылында туып-үскән Анна Гыйльметдинова (Харитонова) – шундыйларның берсе.

Музыкаль сәләт Аннага әнисеннән күчкән. Өч яшьтә чакта ук, ул авыл түтиләренә “концертлар” куйган.

Мәктәптә укытучылар да аны тиз күреп алганнар. 10нчы класска кадәр ул мәктәп бәйрәмнәрендә җырлаган. Укуын тәмамлагач, үзләрендә үк пионервожатый булып эшләгән.

1972 елны Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаган яшь кызны, юллама белән, эшкә Зәй районына җибәрәләр.

“Укыганда ук тормышта үз урынымны табуымны аңладым. Зәй-2 район мәдәният йортында эшләдем”, – дип искә алды ул.

Хор белгече буларак, ул хор һәм татар, рус вокал ансамбльләрен оештыра. “Колечко” Казандагы фольклор ансамбльләр фестивалендә беренче урынны яулап, лауреат булса, татар ансамбленең дә абруе арта.

1978-1991 елларда Анна Максимовна Зәй автоагрегат заводының үзешчәннәр коллективына да җитәкчелек итә. Биредә ул “Ләйсән” һәм “Родные напевы” фольклор ансамбльләрен оештыра. Аның тырышлыгы белән, бу коллективлар республикабызның төрле төбәкләрендә, Башкортстанда, Мәскәүдә халыкны үз чыгышлары белән сөендерә. “Родные напевы” ансамбле халык исемен ала. Бүген дә ансамбльләр аның киңәшләренә таянып, ярдәмен тоеп эшлиләр. Анна Максимовна коллективлар катнашындагы чараларны калдырмый, үз бәясен бирә.

Заводта эшләгәндә ул “Октябрь” мәдәният йортында да сугыш һәм хезмәт ветераннарын хорга җыя һәм “Оптимистлар” вокал ансамблен оештыра.

1991 елдан башлап, Анна Максимовна Яр Чаллыда яши башлый. Күрү сәләте буенча I төркем инвалид булса да, ул сукырлар җәмгыяте ярдәмендә “Дуслык” фольклор ансамбленә һәм “Нежность” рус вокал төркеменә җан өрә. Сукырлар җәмгыятенең “Дуслык” ансамбле дә гран-прига алырлык дәрәҗәгә җиткерелә.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Гыйльметдинова рус һәм татарча язылган җырлар авторы да. “Син сазыңны уйнадың” җырын оста башкарганы өчен республика гран-при иясе. Үзе иҗат иткән һәм башкарган җырлары белән берничә альбомы да чыккан. Җырлары “Күңел”, “Татар радиосы”нда һәм телевидениедә яңгырый.

Югары профессиональлеккә ия Анна Максимовнаның бүген дә энергиясе ташып тора. Мәдәниятне үстерүдәге активлыгы өчен, күп кенә фестиваль-бәйгеләр лауреаты буларак, аңа бирелгән бүләкләр санап бетергесез.

“2022 елны “Лира” музыкаль-шигъри төркемендәге җырчылар белән эшли башладым. Алар белән бергә “Изгелек” реабилитация үзәгендә, “Жемчужина”, “Радуга” шифаханәләрендә концертлар куябыз, – дип соңгы вакыттагы уңышларына тукталды Анна Максимовна. – Янәшәмдәге барлык кешеләргә рәхмәтлемен. Без бергәләп репертуар сайлыйбыз, тамашачыга һәм үзебезгә шатлык китерәбез. Җырларым – сөенгәндә куаныч, сагышланганда юаныч”.

Анна Максимовнаның үзе иҗат иткән җырларыннан иң яратып башкара торганы “Керәшен туганым” икән.

“Керәшен кызы булуым белән горурланып яшим. Үз җыруларыбызны тыңлавы да, җырлавы да рәхәт. Йола-гадәтләребез, бәйрәмнәребез дә матур. Аларны онытмыйбыз, кадерләп, әни-әбиләрдән күреп үскәнчә, керәшен тәбикмәген, пирмәнкәсен пешерәбез. Үз ягыбыздагы һәм Зәй керәшеннәре җыруларын да җырлыйбыз”, – ди Анна Максимовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев