Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Анна Баширова: «Сугыш артында булсак та, күпне күрергә туры килде»

Балык Бистәсенең Иванай авылында яшәүче 79 яшен тутыручы Анна Башированың күңел хатирәләрен китап итеп язарлык.

“Бәләкәй чакта безнең урамда – 53, икенче урамда 96 йорт һәм гөрләп торган мәктәп бар иде. Үскәндә әниләр янында гел кырда, ындырда булдык, чүп утадык. Кышкы көннәрдә авылыбызның бар кешесе юкәдән Лесхозга кап (капчык) сукты. Бөтен өй тузан белән тула, бәясе дә тиеннәр генә. Җәй көне юкә агачының кабыгын каерып алалар, аны суга салып куялар. Ул кышка кадәр шунда тора. Кипкәч, кап сугу өчен бөтен авылга тараталар. Колхозда “таяк”ка эшләү миңа да эләкте.

Тормыш ничек авыр булса да, халык сыер асрарга тырышты. Атна саен авыл халкы базарга чыгып, я күкәй, я май сатты. Ындыр табагына төшсәң, андагы кабыктан ясалган бала арбаларының күплеген күреп шаккатасың. Әниләре кара ипине (булганда әзрәк шикәр салып) чәйнәп, аны иске яулык почмагына салып, имезлек итеп балаларына каптыралар иде. Сугыш артында булсак та, күпне күрергә туры килде: “уфалла” арбасы тартып, печәнне җилкәгә асып ташу дисеңме?! Шул арада уйнарга да, клубта атнага бер куелган кинога керергә дә вакыт таба идек.

Дин тыелса да, өлкәннәр бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмадылар, әбиләр җыелып, иман укыйлар иде. Рождествода күрше-күләнгә, туганнарга керәбез. Җыелган 2-3 сум акчага тәм-том түгел, ә ручка, дәфтәр алабыз. 1959 елда мәктәп бетерелде. Укучыларны атларга утыртып, Котлы Бөкәшкә йөрттеләр. Күбесе интернатта яшәде, мин анда бармадым. 1978 елны кичке мәктәп ачылды, шунда укыдым. Аннан Казанга авыл хуҗалыгы техникумына, ветеринария белгечлеге буенча укырга җибәрделәр.

Башта фермада бозау карадым, дуңгыз көтүе көттем, сыер саудым, осеменатор, ветеринар булып эшләдем. 42 ел стаж белән лаеклы ялга чыктым, хөкүмәткә рәхмәт, пенсиям җитәрлек. Кул эшләренә дә оста идем, элгәреге чиккән әйберләремне Үригә музейга, клубка да бирдем. Гомер буе суны чишмәдән көянтәләп ташыдык. 50-60 яшьләрдә шигырьләр дә яза башладым бит әле мин, район конкурсларында да катнашам. Укырга яратам, “Туганайлар”га иң беренче язылам”,– дип сөйләде Анна Александровна.


 

Анна түтинең кече улы авылда өй җиткезергә әзерләнеп йөри. Олысы Түбән Новгородта яши. Анна түтине хәсрәт ачылары да урап үтмәгән. Быел август аенда 33 яшьлек оныгын каты чир дөньядан алып киткән. Алдан, 2005 елда киленен югалткан. Олы улы яшь тә ике айлык баласы белән калган. Ярый әле, килененең туганы белән кушылып, баланы бергә үстерәләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев