Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Анастасия Шәймәрданова: «Сабый чагымның иң истә калганы — Олы көн бәйрәме, саз ерып күкәй җыюлары...»

Керәшенчә марафонда катнашучы Анастасия Шәймәрданова Олы көн истәлекләре белән уртаклашты.

Сабый чагымның кино кадрлары кебек иң истә калган чагы — без кечкенә чакта әнинең Олы көнгә өй юуы, Олы көн бәйрәме. Әни Олы көнне иң Олы бәйрәм, иң Олы көн дип әйтә иде. Шуңа күрә ул көнгә әнием башка бәйрәмнәргә караганда тагын да ныграк әзерләнә иде.

Яз көне бөтен өйдәге урын-җир, киемнәрне ишек алдындагы койма башларына, такталарга тезеп куеп җилләтер, кагып кертер иде. Алдан тәре алъяпкычын, бөтен урын-җир әйберләрен, тәрәзә челтәрләрен, тастымал, бистәрләрне кулы белән яхшылап юар иде. Кибә башлаганда күмер үтүге белән үтүкләр, бистәрләрне түгәрәк юанрак таякка урап яхшы формага китерер, морҗаларны, пичне мунчаладан ясалган пумала, куян тәпиен тотып таш катыгы белән агартыр иде. Коедан су ташып, казан астына ягып су җылытып, кыргыч белән кыра-кыра мунчала, кер сабыны белән ышкып түшәмне, тәрәзәләрне, тәрәзә төбен, бүлмә тактасын, такталарын алып сәкене, өстәл, урындык, эскәмияләрне, бүрәнәләрне, ишекне, пычак белән кыра-кыра буялмаган агач идәнне юа. Аннан соң, идәннәр кипкәч, өйне киендерергә керешә иде. Үзе кияүгә чыкканда алып килгән сандыгыннан әбиемнәрнең үз куллары белән җерләп суккан кызыл шакмаклы чаршауларын, кызыл башлы очы крючок белән ак төстә бизәкләп бәйләнгән бистәрләрен, юып үтүкләнгән тәре алъяпкычын матур итеп элеп куя иде.

Өйне киенедргәч, суган кабыгына күп итеп күкәй мана иде. Олы көнгә каршы йокламый иде әнием. Аш сала, ипи, коймак, дурычмаклар пешерә иде. Өстәлгә тагын күп итеп бер-ике көн алдан пешергән төшен куя иде. Өстәлне матур кызыл ашъяулык белән каплап куя. Безнең өй эче шундый ямьләнә, өй эчебез дә өстәлдәге кызыл күкәйләр кебек кызара, матурлана. Безгә Олы көнгә киемнәр өр-яңа була, әнием үзе дә яңа кием кияргә тырыша иде.

Ул көнне без бик иртә тора идек. Башта мине мендәр өстенә утыртып черләтә «Син черләсәң маллар уңа», — дип әйтә иде. Аннан соң дәдәм Афанасий, сеңелем Елена белән күкәй җыярга чыгып китә идек. Өйдән-өйгә йөрибез, безгә башка балалар да очрый иделәр. Бер елны, Олы көн көнне урамда саз, юллар кипмәгән иде әле. Без өчебез дә яңа киемнәребезне пычратып кайтуыбыз һаман да истә.

Әни белән дәдәй, мин, сеңелем Түбән очка, чиркәү янына күкәй тәгәрәтешле уйнарга төшә идек. Кайбер авылдашлар күкәйләрен алсу, яшел, зәңгәр төсләргә дә буйыйлар иде, бер елны миңа да янып тора торган алсу төстәге күкәй эләккән иде. Ул бик зур шатлык булып истә калган.

Алиса Ахметшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев