Ана капиталын куллануның яңа төр мөмкинлеген расладылар
Ана капиталы акчаларын эскроу-счет кулланып, төзелеш подряды килешүе буенча шәхси торак йорт төзү өчен кулланырга мөмкин булачак.
Бу хакта карар имзаланган.
« Әлеге максат өчен ана капиталыннан 2025 елның 1 мартыннан файдаланырга мөмкин булачак. Ул вакытта кайбер федераль законнарның яңа нормалары үз көченә керә», — диелә Хөкүмәт сайтында бастырылган хәбәрдә.
Ана капиталына сертификат алган ата-аналар акчаларын эскроу-счетлар белән эшләүче подрядчы компания белән килешү төзеп, йорт төзелешенә ипотека өчен файдалана алачак.
«Мондый счетлар башкарылган эш өчен түләүне ул төгәлләнгәннән соң гына башкарырга мөмкинлек бирә, бу ялланган төзелеш компаниясенең намуслылыгын тәэмин итә», — дип хәбәр ителә.
2025 елның февраленнән ана капиталы күләме инфляцияне исәпкә алып арттырылачак һәм беренче балага 690 мең сумнан артык тәшкил итәчәк, ә икенче балага һәм аннан соңгы балаларга — 912 мең сумнан артык түләнәчәк. Торак төзү яки сатып алудан тыш, әлеге акчаларны уку өчен түләүгә, ана пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тотарга мөмкин. Бер кешегә ике яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр ана капиталын икенче балага өч яшь тулганчы айлык түләүләргә тота ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев