«Амосов пастасы», могҗизалы дәва майлары
Республикабыз районнарының төрле авыл җирлекләрендә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм җыю бара. Алар өчен саклану кирәк-яраклары, җылы киемнәр, азык-төлек әзерлиләр.
Тормышның үзгәрүе, аеруча илебездә махсус хәрби операция башлану халыкны берләштерде. Бу катлаулы вакытта Ватаныбызны саклаучы батыр егетләребезгә ярдәм итү, бердәм булу төп бурычыбызга әверелде.
Шәһәр, район, авылларда волонтерлык хәрәкәте җанланды. Зәй районында гына да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен 35тән артык цех һәм пункт эшли. Районда маскировка челтәрләре үрү һәм гуманитар ярдәм җыю буенча эш алып баручылар бар. Мәсәлән, Дүрт Мунча авылы җирлегендә 50-70 яшьлек хатын-кызлар, Энҗе Шиһапова һәм Әнисә Хәсәншина җитәкчелегендә, маскировка челтәрләре үрүгә зур теләк белән тотынганнар. Алар арасында гомер буе авылда эшләгәннәр дә, читтән кайтып төпләнгәннәр дә бар. Дүрт Мунчадагы волонтерлар пунктына Кабан Бастырыктан да киләләр. Аларны Нина Бусыгина үз машинасында йөртә.
Зичәбаштан да баштарак Дүрт Мунчага йөргәннәр, хәзер үзләрендә челтәр үрү җайланмалары булдырганнар.
– Коллективыбыз бик дус. Барысы да эшләргә атлыгып тора. 2024 елның октябреннән бүгенгә кадәр 500 маскировка челтәре үрелеп тапшырылды. Яшебезгә, сәламәтлегебезгә карамастан, ярдәм итү теләгебез зур, бары тик тизрәк тынычлык кына урнашсын, – диләр волонтерлар.
Минзәлә районының Кадрәк авылы китапханәче Альбина Гарнышева – чын патриот. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен янып яши, чөнки Гарнышевларның үз уллары да бүгенге көндә Ватан сагында.
Алар махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүне Кадрәк төп гомумбелем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Ибраһимова белән берлектә оештыралар.
Күптән түгел генә мәктәп укучылары белән бергәләп, аяк киеме киптерү җайланмалары ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Бу җайланмаларның файдасы зур: алар аяк киеменең дымын алып, кыр шартларындагы егетләргә аякларын коры һәм җылы тотарга ярдәм итә.
– Без китапханәчеләр, мәктәп белән берлектә, балаларга патриотик тәрбия бирү буенча күп эшлибез. Төрле чаралар, бәйрәм-күргәзмәләр оештырабыз. Аяк киеме киптерү җайланмаларын ясау өчен капчыкларны мәктәптә тегеп бирделәр, ә эченә агачтан ясалган «кошачий наполнитель» сатып алган тутырдык. Ул дымны яхшы сеңдерә. Авылдашлар ярдәм итүдән баш тартмый, хәлдән килгәнчә гуманитар ярдәм җыелып тора, – дип сөйли Альбина Әсгатовна.
Чистай районының Югары Кондрата авылы кешеләре хәрбиләргә шифалы май (мазь), эчке киемнәр тегәләр, файдалы пасталар әзерлиләр. Авылда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» волонтерлар клубы оештырылган. Алар Югары Кондрата мәктәбендә, аерым йортларда җыелышалар. Бу эшне авыл активлары Татьяна Павлова белән Вера Турганова башлап җибәргән. Алар Елена Тарасовалар йортына җыелып, учак кабызу өчен ут (розжиглар), могҗизалы мазь ясауга керешкәннәр. Бу игелекле эшкә Елена Тарасова, Анна Федотова да кушылган. Авыл халкы да читтә калмаган – кирәкле чимал алу өчен акчалата ярдәм иткәннәр.
– Могҗизалы дәва мае табигый кушылмалардан тора: үсемлек мае, балавыз кисәге (прополис), йомырка сарысы. Бу шифалы катнашма пешүдән барлыкка килгән яраларны тизрәк төзәтергә ярдәм итә, шуңа күрә фронттагыларга бик кирәк. Ә «Амосов пастасы»н ясау өчен күрәгә, кара җимеш, йөзем, финики, бал, чикләвек һәм лимон кирәк. Волонтерлык эшендә авыл халкы тырыша. Елена Тарасова 80 яшен тутырса да, хәрбиләргә ярдәм итүгә үз көчен кертә. Хәзерге вакытта без мәктәптә волонтерлык эшен маскировка челтәрләре үреп, егетләр өчен эчке киемнәр тегеп дәвам итәбез. Әлбәттә, авыл халкының ярдәменнән башка без боларны булдыра алмас идек, аларга рәхмәтлебез», – дип сөйләде Югары Кондрата авылыннан Вера Турганова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев