«Җәмле Җураш буйларында» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Хәбәрләр

«Җәмле Җураш буйларында» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

VI төбәкара «Җәмле Җураш буйларында» керәшен мәдәнияте фестивале Менделеевск районының Иске Гришкин авылында узачак.

Конкурсны оештыручылар – Менделеевск районының үзәк клуб системасы, Халыклар дуслыгы йорты һәм җирле керәшеннәр оешмасы. 

Катнашучыларга 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр фестивальне оештыручыларның электрон почтасына (mend.cks@mail.ru) гариза һәм фонограмма (минусовка) җибәрергә кирәк.

Фестиваль 4 номинациядә уздырыла:
— «Фольклор ансамбль»;
— «Халык биюе»;
— «Вокал» (солистлар);
— Йола күренеше.

Фестиваль 21 ноябрьдә Менделеевск районының Иске Гришкин авылы мәдәният йортында узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (85549) 2-07-32.

Алина Кондратьева фотосы, Туганайлар


Нет комментариев