Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикакүләм «Алтын каләм-Золотое перо» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова хәбәр итүенчә, “Алтын каләм” быел 29 тапкыр үткәрелә. Фестиваль 3 апрельдә башланды. Анда Татарстанда яшәүче, медиа өлкәсендә үзләрен сынап эшчәнлек итүче 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр катнашты. Барлыгы 356 гариза кабул ителде, шулар арасыннан 106 сайланып алынды.

Бәйге этаплары онлайн һәм офлайн форматларда уза, индивидуаль һәм коллектив номинацияләрен үз эченә ала. Оештыручылар, быел иң популяр булган юнәлешләрне атадылар: “Телевидение һәм видеоблогинг”, “Фотожурналистика”, “Рус телендәге басма журналистика”. Бу юнәлешләр буенча иң күп эшләр килгән.
Нет комментариев