Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Әлки районы укытучылары керәшен музейлары белән танышты

Питрәч районы музейларына Әлки ягындагы тарих укытучылары килде.

Кунаклар өчен районның мөһим мәдәни мирасы объектларына сәфәрне үз эченә алган бай программа әзерләнгән иде.

Башта педагоглар Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда булдылар, аның тормыш юлы һәм батырлыгы белән таныштылар.

Аннары экскурсия маршруты аларны Питрәч районының туган якны өйрәнү музее филиалына – Керәшен Сәрдәсе авылындагы уникаль керәшен музеена алып килде. Анда кунаклар керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша, йолалары һәм гадәтләре турында белә, шулай ук, этнографик экспонатлар коллекциясенә соклана алдылар.

Мондый сәфәр педагогларга үз белемнәрен баетырга һәм тарих дәресләре өчен яңа идеяләр алырга ярдәм итте.

Сәфәр тәмамлангач, укытучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар, бигрәк тә, Петр Гаврилов музеенда күргәннәрен ассызыкладылар. Геройның тормышы һәм батырлыгы, аның Ватанга тугрылыгы һәркемне сокландырды. Керәшен музее да тирән эз калдырды. Керәшен халкының үзенчәлекле мәдәнияте, аларның йола-гадәтләре укытучыларны таң калдырды.

Фото: Музей. Пестрецы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев