Алексей Чукуров республика спартакиадасында йөзү буенча I урынны алды
29 майда «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексында Россия Халыклары бердәмлеге елына багышланган «Өченче яшь» XVI Республика пенсионерлар Спартакиадасының финалы узды.
Питрәч районыннан Алексей Чукуров йөзү буенча уздырылган ярышта 70 яшькә кадәргеләр арасында беренче урынны яулады. Алексей Иванович – спортта күп тапкырлар җиңүгә ирешкән карендәшебез. Ул Ленино-Кокушкино мәктәбендә физкультура укыткан, Питрәч спорт мәктәбендә спортның чаңгы төре буенча тренер булып эшләгән, хәзерге көндә районның комплекслы спорт мәктәбенә җитәкчелек итә.
«Өченче буын» пенсионерларның республикакүләм XVI спартакиадасының беренче этабы районнарда һәм шәһәрләрдә үтеп, барлыгы 3 мең 700 пенсионер катнашкан булса, финалда шуларның 516сы спортның 6 төре буенча көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев