Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков медальгә һәм Мактау грамотасына лаек булды
Мамадыш районы советының 46нчы утырышында бүләкләнүчеләр арасында Иван Петрович та бар.
Утырыш барышында район үсешенә үзләренннә зур өлеш керткән алдынгыларга дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды. Мәгариф, сәләмәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгында һәм промышленностьта эшләүчеләр, шулай ук, волонтерлар һәм активистлар районның «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә һәм Мактау грамоталарына ия булдылар. Шуларның берсе – Албай авыл җирлеге башлыгы, карендәшебез Иван Крешков. Иван Петрович үз авыл җирлеген үстерүдәге, халык тормышын яхшытртудагы тырышлыгы өчен районның «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды.
Сүз уңаеннан, Иван Петровичка җирле үзидарәне үстерүдәге намуслы хезмәте, тырышлыгы өчен Мәскәүдән Мактау грамотасы да тапшырылды. Карендәшебезгә ул грамота Бөтенроссия җирле үзидарә үстерү ассоциациясе тарафыннан бирелде.
Фото: Мамадыш онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев