Әлбәдәннән 106 яшьлек Анастасия Антонова – республиканың иң өлкән кешесе
Питрәч районының Әлбәдән авылында туган Анастасия Антонова бүгенге көндә кызы Анна тәрбиясендә яши.
Анастасия Антонова Әлбәдән авылында туган һәм гомере буе шунда яшәгән. Күп еллар колхозда эшләгән, ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Сугыш елларында фронт өчен бар тырышлыгын куеп эшләгән, моның өчен тыл хезмәтчәне исемен алган.
106 яшен тутырган көнне аны туганнары һәм якыннары гына түгел, ә район башлыгы исеменнән чәчәкләр, котлау хаты белән дә бүләкләгәннәр.
Яше буенча Анастасия Антонова 94 яшендә вафат булган әнисен уздырган. 1971 елда ире, 2014 елда улы вафат булган. Хәзерге вакытта кызы Анна тәрбиясендә гомер итә.
«Анастасия әби республиканың иң өлкән озын гомерле кешесе. Без ел саен киләбез, аны котлыйбыз. Ул һәрвакыт кәефле, сәламәт булды», – дип билгеләп үтте Питрәч районы ветераннар советы рәисе Эльвиза Фәйзуллина.
Фото: Пестрецы-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев