Питрәч районының Әлбәдән авылында Покрау бәйрәме алдыннан үлеләрне искә алганнар.
10 октябрьдә күп якларда зиратларга бардылар, быел бу көн – Покрау алдыннан үлеләрне искә ала торган көн. Бу көнне Әлбәдән авылының зираты янындагы часовнясында да келәү узган.
«Мондый келәү безнең авылда өченче тапкыр уздырылды. Келәүне бертуган Дмитрий һәм Геннадий Сизовлар алып барды. Службага күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иделәр. Келәүдән соң өстәлләр әзерләп, пироглар белән чәй дә эчтек. Киләсе елларда да уздырырбыз дип өметләнәбез, – дип язды Александр Козлов.
Фото: Александр Козлов
Нет комментариев