Алабугадан Нина Сәлимуллина: «Концерт тамашачыларның туган илгә мәхәббәтен арттырды»
7 февральдә Алабуганың «Ак каз» һәм «Сөембикә» халык җыры ансамбльләре катнашында, махсус икътисад зонасындагы (ОЭЗ) мәдәният йортында зур концерт узды.
“Каеннар да моңсу шаулыйлар” дип аталган концерт ике блоктан торды.
«Беренче блок «Туган җирем җанга шифа» дип исемләнде. Бу өлештә туган якка багышланган шигырьләр укылды, шул исәптән үземнең «Мин бәхетле» дигән шигыремне дә тамашачыларга җиткердем. Туган якка, туган нигезгә багышланган җырлар да яңгырады, алар тамашачыларның күңеленә якын булды. Икенче блок «Сагыш җырлар белән басылсын» дип аталды. Бу өлеш хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә, аларның әти-әниләренә һәм якыннарына багышланды. Концерт тамашачыларда тирән хисләр уятты, туган илгә мәхәббәтен арттырды», – дип хәбәр итте концертның сценарий авторы, «Ак каз» ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Нина Сәлимуллина.
Нина Сәлимуллина хәбәр итүенчә, бу блокта шушы тема буенча җырлар сайланган, һәм халык җырлары белән беррәттән эстрада җырлары да башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев