Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлеге замана белән бергә атлый
Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников, ел азагындагы мәшәкатьләр арасында бер буш ара табып, кыскача гына җирлек эшчәнлегенә тукталып үтте.
Иске ел белән яңасы очрашкан мизгеллләр... Яңа ел бәйрәменә ялганып киткән атна-ун көнлек яллар... Күпләребез өчен ел буена сагынып сөйләрлек, истә калырлык вакыт. Ә авыл җирлекләре башлыклары өчен ул икеләтә эш чоры, дип әйтү һич тә арттыру булмас. Һәр йортка диярлек шәһәрдәге бала-чагалары, туган-тумачалары, дус-ишләре кайтып тулган Яңа ел бәйрәме көннәре. Һәр өй түрендәге бизәлгән чыршылар, телевизордагы "Зәңгәр утлар, клубтагы бәйрәм, табын янында кәефләнеп утыру — болар саклык чарасын күрү дигәнен оныттыра. Ә анысы, Алла сакласын, бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. Өйдән ашыгып чыгып киткәндә чыршыларда янып калган гирляндаларның да янгын чыгуга сәбәп булуы бар. Кыскасы, бәйрәм көннәре ул авыл җирлекләре җитәкчелеге, янгын һәм, шулай ук, хокук сагындагылар өчен икеләтә җаваплы, икеләтә авыр вакыт. Өстәвенә, кар-бураннары да халыкның бәйрәм көннәре, ял итсеннәр әле, дип тынып тормый, авыл урамннарының кары эттерелгән юлларына өем-өем көрт сала. Анысын да көне-сәгате белән чистартып торырга кирәк.
Ел азагында әнә шул мәшәкатьләр белән башлары каткан җирлек җитәкчеләренең. Ә шулай да күбесе, Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Никоалй Иванович шикелле, юк вакытын бар итеп, редакциягә хәбәр юлларга җай таба (аның өчен барысына да рәхмәтлебез).
Үтеп киткән 2025 елда Олы Шүрнәк җирлегендә халык үзара салым акчасын җыюда ашактый активлык күрсәткән. Гражданнар җыенында килешенгәнчә, үзара салым бер кешедән Олы Шүрнәктә — 600, Югары Шүрнәктә — 2000, Үмәктә — 1000 сумнан җыелган.
— Җирлектә яшәүчеләрнең үзара салым түләүчеләреннән бөтенесе бергә 228 мең 200 сум акча җыелды. Татарстан бюджетыннан бирелгән 644 мең 844 сумны кушкач, барлык акча 873 мең 44 сумга тулды. Үзара салымның 589 мең 935 сумы Олы Шүрнәкнең су башнясын койма белән әйләндереп алып, тирә-ягын төзекләндерүгә тотылды, — дип үткән елдагы эшчәнлекләре белән таныштырды Никоалй Иванович.
— 122 мең 425 сумына Югары Шүрнәктәге су башнясын койма белән уртып алу өчен материал алынды, бу эш тә җиренә җиткерелде. Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә авыл җирлегендә куелган хәтер стендының тирә-ягын төзекләндерү 160 мең 684 сумга төште. Бөек Җиңүнең 80 еллыгындагы олы эшебез булды ул.
Бу яңа 2026 елда да үзара салым суммасын һәр авылда узган елдагы суммада җыярга булганнар. Ул акчага Олы Шүрнәктә Ленин урамы юлын тигезләп, вак таш җыю планлаштырыла. Югары Шүрнәктә көнкүреш калдыклары, чүп-чар җыю өчен махсус мәйданчык ясап, аңа контейнерлар урнаштырырга телиләр. Үмәктә Бөек Ватан сугышында катнкшан авылдашлар истәлегенә куелган стенд янын төзекләндерү ниятләре бар.
Болардан тыш, җирлектә ел саен башкарыла торган эшләр — зиратларны чистарту, юл буе үләннәрен чабу, урам утларын карап тору һәм авыл җиренең тавык та чүпләп бетермәслек башка эшләре...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев