Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Алабуга районы керәшеннәренең тормышы гөрли

Без, “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре Алабуга районының керәшен авылларында булдык.

Безне Олы Шүрнәктә шушы авылның «Сүрәкә» ансамбле каршы алды. «Сүрәкә» җитәкчесе Роза Роева ансамбльнең эшчәнлеге, анда йөрүче солистлар белән таныштырды.

Аларның башкарган һәр җыруы күңелгә үтеп керерлек. Үз яклары җыруларын да ишеттек без. Ансамбльнең йөзек кашлары – өлкән яшьтьтәге түтиләр.

Китапханәче Фәридә Данилова үз эше турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул кул эшләренә бик оста, китапханәгә йөрүче балалар белән курчаклар ясыйлар. Курчакларга милли киемнәр тегәләр. Алар ясаган курчаклар – керәшен егете, кызы, түти-дәдәйләре бик матур килеп чыккан.

Соңрак, Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников килде. Ул безне бу җирлеккә кергән дүрт авыл – Югары Шүрнәк, Үмәк һәм Красная Горка белән таныштырды. Авыллар, алардагы халыкның тормышы турында сөйләде, үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты. Олы Шүрнәк җирлегендә халык үзара салым акчасы җыюда актив катнаша, ул акча халыкның көнкүреш шартларын яхшыртуга тотыла.

Олы Шүрнәк урта мәктәбендә дә булдык. Мәктәп директоры Валентина Миросанова белән күрешеп, мәктәп тормышы белән дә таныштык.

30 укучысы булган, белем рус телендә бирелә торган ике катлы мәктәп. Укучылар арасында төрле милләт балалары бар. Аларга татар теле дәресе дә керә. Укытучылар, укучылар белән дә аралаштык. Махсус хәрби операциядә булган егетләрнең фотолары куелган һәм исем-фамилияләре язылган стендларны, СВОда һәлак булган бер авылдашлары истәлегенә куелган хәтер тактасын да күрдек. Мәктәп Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары, Дан орденнарының тулы кавалеры, «Кызыл Йолдыз» ордены иясе Петр Захаров исемен йөртә. Мәктәп музеена һәм авыл уртасында урнашкан туган як музеена да кердек. Андагы экспонатларның күплеген күреп шаккаттык.

Авылның престол бәйрәме булган Питрау уза торган мәйданда да йөрдек. Шул арада авыл халкы белән аралашырга да өлгердек.

«Авылда яшьләр күп калмаса да, бөтенләй юк түгел. Яшьләрдән Куклеевлар, Даниловларны, Чайниковларны атап узарга була»,– диде авыл җирлеге башлыгы.

Җирлек башлыгы безне Үмәк авылындагы Пётр һәм Павел апостоллар чиркәвенә алып барды. Анда һәр суббота һәм, шулай ук, бәйрәмнәрдә келәүләр була икән. Шулай ук, керәшен авылы Черкасны да күрсәтте.

Черкас авылында Табыну качы ерактан ук күренеп торган чишмәгә дә төштек. Шунда ук купель дә ясап куелган.

“Бәйрәмнәрдә монда халык күп җыела. Чишмә яны гөрләп тора”,– диде Николай Иванович.

Челтерәп аккан чишмәнең тирә-ягын гел чистартып, карап торалар икән. Андагы матурлык! Су буенда үскән куаклар әле яшеллеккә күмелмәсә дә, тирә-якка кошлар сайравы тарала, күңелне үзенә ияртеп, тын гына елга ага...

Алабуга районындагы керәшен авыллары турындагы язманы газетабызның 10 апрель санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев