Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Актер Артем Пискунов: «Мин бу хәлне мәңге онытмыйм, үзем шул базда калырга риза идем»

Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискунов «Ә Син?» тапшыруында кунакта булган. Тапшыру барышында үзенә бик оят булган хәл турында сөйләгән.

— Тискәре образда күп уйнагач, бу образга тулысынча кереп китеп, яшәү рәвешен дә шулай алып барганың бармы?
— Актерлар — үзләрен контрольдә тота ала торган шизофрениклар. Аларның эчендә бик күп образлар яши. Алар аны төрле җирдән туплыйлар да, кулланалар. 

— Театрда татулык бармы? Әллә бер-берегездән көнләшеп яшисезме?
— Көнләшү, әрләшү бөтен җирдә дә бар. Артистлар алар бит бик эмоциональ. Нәрсәдер ошамаса, әйтә дә бирә. Сәхнәдә уйнаганда да кызып китеп, әйткәләшеп китәргә мөмкин. 

— Син берәр компаниягә эләксәң, аның уртасында, «душой компании» булып каласыңдыр.
— Ачык күңелле, туры сүзле булырга тырышам. Нәрсә уйлаганымны, кайда нишләр йөргәнемне яшермим. Шуңа да «Артем болай дип сөйләгән» дип гайбәт тарата да алмыйлар.

— Чын оят булган ситуацияне сөйлә.
— Бу — күңелсез ситуация бит инде. Мәңге исемдә калырлык вакыйга. Мин моны беркайчан онытмаячакмын, тирән яра дип тә әйтергә буладыр. Без баздан бәрәңге чыгарабыз. Мама аста, бәрәңгене тутырып биреп тора. Мин әле ул вакытта театр училищесында укыдыммы икән, белмим. Мин иелеп чиләкне алам да, абыйга бирәм. Ул бушата, мин чиләкне төшерәм. Шулай бушаттым да, сөйләшеп киттек. Карамаганмын. Әни чиләкне алды дип уйладым да, җибәрдем. Чиләк төбе белән нәкъ маманың борынына килеп төште. Мин бу хәлне мәңге онытмыйм, үзем шул базда калырга риза идем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев