Җәкәү йортында төрле як керәшен костюмнары фотокүргәзмәсе ачылды
14 июльдә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, төрле як керәшеннәренең традицион костюмнардан төшкән фотоларны үз эченә алган “Алчүпрәгем челтәрле” дигән күргәзмә ачылды.
Бу көнне Җырчы Җәкәү йорты аеруча нурлы, милли җылылык белән тулы иде. Чөнки, мәдәни үзәкнең хезмәткәрләре барысы да диярлек керәшенчә киенгән. Килүчеләрне акрын агылган “Алчүпрәгем челтәрле” халык җыруы каршылады...

Фотокүргәзмәне ачу тантанасына бик күп мәртәбәле кунаклар да килде. Алар арасында Татарстан республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева, Татарстан Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Фольклорчы, галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле җитәкчесе Юлия Дувалова, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина, Мамадыш районының Колышчы авылыннан “Покрау” ансамбле бар иде.
Шулай ук, фотокүргәзмәне күрергә теләүчеләр дә шактый җыелды.
Чараның концерт өлешен Җырчы Җәкәү йортының “Казансу”, Колышчының “Покрау” фольклор ансамбльләре чыгышы бизәде. Тантананы Павел Александров алып барды.

2027 елның 30 апреленә кадәр эшләячәк бу күргәзмәдә керәшеннәрнең традицион этник костюмы локаль вариантларының уникаль мәдәни мирасы тәкъдим ителгән. Оештыручылар бу күргәзмәне керәшен киемнәренең төрлелеген, байлыгын күрсәтү өчен генә түгел, ә Татарстан халыкларының матди булмаган этномәдәни мирасын саклауны максат итеп куйганнар.
Фотосурәтләрдәге традицион киемнең һәр элементы мөһим этнографик маркер булып тора. Аны күрүгә, ул костюм, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат аласың: яше, социаль хәле, гаилә статусы һәм киемнең функциональ билгеләнелеше (көндәлек, бәйрәм киеме яки туй күлмәгеме).

“Керәшен киеме – уникаль. Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, ул төрки, фин-угыр һәм славян халыкларының үзенчәлекләрен үз эченә алган, Идел-Урал төбәге мәдәниятләре арасында чын күпергә әйләнгән. Бүген керәшен киемен өйрәнү зур үзгәрешләр кичерә, ул “күләгә”дән чыга һәм үзенең үзенчәлеген күрсәтә. Россия Президенты Владимир Путин указы белән игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында без бу елъязманы аеруча горурлык белән тәкъдим итәбез. Анда керәшеннәрнең төрле этнотерриториаль төркемнәренең иң якты һәм кабатланмас халык киеме образлары чагылдырылган”, – диде алып баручы.

Фотокүргәзмәне рәсми рәвештә ачу һәм сәламләү сүзе өчен Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага сүз бирелде.
“Соңгы елларда халык киемнәренә игътибар артты. Бу керәшеннәрдә генә түгел, барлык халыкта да шулай. Ел саен төрле ансамбльләргә Питрауда керәшен костюмнары тегү өчен сертификат бирелә. Хәзерге вакытта 20дән артык ансамбль, “Этномастерская”га нигез салучы һәм керәшен киемнәрен реконструкцияләүче Юлия Әхмәтҗанова тырышлыгы белән тегелгән этник костюмнар кия. Күргәзмәдәге фотоларда да Юлия Владимировна теккән костюмнардан төшкән кешеләр һәм Геннадий Михайловичның күп еллар элек экспедицияләрдә төшергән карендәшләр сурәтләнгән. Үзәк хезмәткәрләре ел саен авылларда экспедицияләрдә була. Бу өлкәдә Геннадий Макаровның да өлеше зур. Үзәктә керәшен костюмнары темасына бик күп төрле чаралар үткәрәбез. Бүген бездә кунакта – “Туганайлар” газетасының элекке журналисты, керәшен киеме һәм саклавыч-бизәкләре белгече, һәвәскәр этнограф Валентина Максимова. Ул теккән киемнәр, тамаксалар, аның курчаклары үзәгебезне ямьләндерә, – дип биредә утырган хөрмәтле кунакларның һәркайсының да керәшен мирасын саклаудагы ярдәме турында сөйләп үтте, аларга рәхмәтле булуларын әйтеп узды Людмила Даниловна. Сүзен дәвам итеп, – Күргәзмә эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатьә кадәр эшләячәк. Күргәзмәгә керү ирекле. Барыгызны да керәшен мәдәниятенең чын елъязмасы белән танышырга чакырабыз”.

Валентина Максимова:
“Аллага шөкер дип әйтәм, безнең әби-әниләребезнең сандыклары ачылды, “йокы”га талган киемнәр – халкыбыз мирасы уянды.
Аларны сандыкта күреп кенә сокланмыйча, кулларына алып төзекләндерүгә, яңартуга керешүче осталарыбыз табылды. Һәр эшнең үз остасы кирәк. Менә мине дә эзләнүләремне, төрле як керәшеннәре киемнәрененең элементларын өйрәнүемне хуплап, бүген мактау сүзләре ишеттерделәр. Ләкин, шулай да, мин тырышсам да, Юлия Әхмәтҗановага тиңләшә, ул эшләгәннәрне башкара алмас идем. Күптән түгел басылып чыккан керәшен этнографиясенә һәм мәдәни мирасына багышланган “Мирас” (“Наследие”) китабы турында да әйтеп үтәсем килә. Аны бастырып чыгару да үземнән генә булмас иде. Без аны Юлия Губина һәм “Туганайлар” газетасы коллективы белән бергәләп эшләдек. Ул китапта керәшеннәрнең элгәредән бүгенгәчә сакланып килгән бәйрәмнәре, йолалары, гадәтләре, үзенчәлекле сыйлары, теле, җырулары, костюмнары турында язылды”, – диде Валентина Петровна.

Соңрак кияүгә чыккан кызга “Түгәрәк яулык бәйләтү” буенча мастер-класс уздырылды. Милли киемле керәшен егет-кызлары, профессионал модельләрдәй чыгып, төрле як керәшеннәренең костюмнарын күрсәттеләр.

Алиса Ахметшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев