Җәкәү йортында – берьюлы ике олы вакыйга
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Батырлык. Горурлык. Дан» («Героизм.Гордость.Слава») дигән фотолар күргәзмәсен ачу тантанасы һәм «Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Һәр фотода – олы бер тарих, батырлык үрнәге
21 февральдә Җәкәү йорты ишегеннән керүгә үк, сугыш чоры кайтавазы белән очрашкандай буласың. Карашың, иң элек, каршы яктагы плакат- афишага төшә. Балачактан ук аңга сеңдерелеп, әллә кайда, эчтә яшеренеп яткан горурлык хисе күңелдә калка. Ул – үзеңне шушы Ватаныңның бер өлеше итеп тоюдан, аның язмышына үз язмышың аерылгысыз бәйләнгәнен аңлаудан булса кирәк.
Җәкәү йорты коридорының ике як стенасы буйлап керәшеннәрнең сугыш кырында батырлык күрсәткән уллары һәм кызларының портретлары, аларның тормыш һәм утлы фронт юллары урын алган стендлар. Һәрберсе янында тукталып, гади бер кешене батырлыкка илткән юл турында укыйсың һәм... аларның фидакарьлегенә таң калып, Ватанны ярату хисләренең үз гомерләреннән дә өстенрәк икәнен аңлаудан сүзсез каласың. Ә без, хәзерге чор кешеләре аңа сәләтлеме?.. Шул җавапсыз сорау белән, акрын гына күргәзмәдәге бер фотодан икенчесенә күчәм. Сез азмы-күпме бу күргәзмәне күзалласын өчен, кайберләренә аерым да тукталам.
Бер фото тарихы
Бер төркем сугышчы сурәтләнгән фото астына нәкъ шулай дип язып куелган: «История одного фото». Ул 1916 елда, ягъни I Бөтендөнья сугышында төшерелгән. Фотодагы сугышчылар – Уфа губернасының Минзәлә өязендәге (хәзерге Зәй районы) Сарсаз Баграж егетләре. Гадәти фотодан бер генә ягы белән аерыла: беренче рәттә сулдан икенчесе – Михаил Романов. Һөҗүм вакытында аны немецлар үтерә. Сугыш тынгач, иптәшләре Михаил Тихоновичны тәртипкә китерәләр һәм уртага утыртып, үзләре белән фотога төшерәләр. Беренче рәттә, шул үле солдатның сул ягында – Яков Иванов, ә уң ягында – Тимофей Григорьев (1897 елгы, Бөек Ватан сугышында 1941 елның 23 июлендә хәбәрсез югала). Янәшәсендә – Ананий Глухов (1897 елгы, 1943 елның 8 сентябрендә госпитальдә үлә). Икенче рәттә: сулда Иван Биканов (1897 елгы) һәм билгесез солдат. Бу фото Сарсаз Баграж мәктәбе директоры А.Бикановта сакланган...
Фото астындагы аңлатма-язуда шулар турында укыгач, бер мәлгә тын калдым. Ул чор кешеләрен, алардагы иптәшлек көчен аңлаудан гаҗиз идем. Ерактагы туган якка, үзен көтүче әти-әнисе янына Михаил үзе кайта алмаса да, аның төсен шушы карточка аша якыннарына тапшырганнар...
Фёдоровкадан – Атласовлар
Чираттагы ике стенд Зәй ягындагы Фёдоровка керәшеннәре Атласовларга багышланган. Аларның берсеннән Георгий крестлары кавалеры Алексей Атласов (1886-1965 еллар) карап тора. Бу фото да 1916 елда төшерелгән. Алексей Дмитриевич – өлкән унтер-офицерчинында. Ул император Николай II һәм аның гаиләсенең Фёдоровка шәһәрчегендәге шәхси сагында хезмәт иткән, IБөтендөнья сугышында катнашкан.
Икенче стендтагы фотоларда – Павел Атласов. Павел Дмитриевич (1895-1963) патша армиясендә прапорщикбула. I Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.
Бу фотоларны Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе, II ранг капитаны, СВОдагыларга 30 мәртәбән артык гуманитар ярдәм илткән Валентин Атласов тапшырган.
I Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары батырларына, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы-интеранционалистларга, СВОда Ватан кушкан бурычны үтәүчеләргә багышланган бу күргәзмәдәге фотолар турында сөйләр, язар өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Калганнарын үзегез килеп карарга тырышыгыз. Кичә барышында Людмила Белоусова әйтүенчә, ул шушы елның азагына кадәр эшләячәк әле.
Сугыш еллары кайтавазы
Кичә зал түрендәге стенага көйләнгән экранда Брест крепосте каһарманы, Әлбәдән егете майор Пётр Гавриловның мәктәп укучылар белән әңгәмәсен күрсәтүдән башланып китте. Бу документаль истәлекләр Советлар Союзы Герое, керәшен егете Гавриловның Брест крепостенда дошманга ничек каршы торуларын үз авызыннан сөйләве белән дә тарихи зур кыйммәткә ия.
Кичәдә республика төбәк керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова; Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан тарих фәннәре докторы, Идел һәм Урал буе тарихы бүлеге җитәкчесе Радик Исхаков; Чистай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе, сугышчы-интеранционалист Алексей Ефимов; Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов чыгыш ясады. Алар сөйләгәннәрне залдагы җитәкчеләр дә, күргәзмәне ачуга багышланган кичәне карарга килгән карендәшләр дә тыңлап, Ватанның кеше өчен һәр заманда да беренче урында торырга тиешлеген, бүгенге көн яшьләрендә дә патриотлык хисләре тәрбияләүнең мөһимлеген аңлап утырганнардыр.
Шуңа да Людмила Даниловна «Батырлык. Горурлык. Дан» күргәзмәсенең Ватан сакчысы елы уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан оештырылганын әйтеп, 2025 елның 30 декабренә кадәр эшләячәген игълан иткәч, бер-бер артлы тәкъдим-үтенечләр яңгырады. Аерым алганда, Алексей Тихонович – Чистайда, ә Валентин Александрович Зәйдә дә шушы күргәзмәне күрсәтү теләге белдерделәр.
Кичәдәге тагын бер олы вакыйга – «Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу» китабын тәкъдим итү. Китап белән шушы үзәкнең мәгълүмат-методик бүлеге җитәкчсе Ирина Муллина таныштырды.
«Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу» китабы 2024 елны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган Бөтенроссия фәнни-практик конференция материалларын үз эченә алган. Тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева редакторлыгында чыккан бу китапта карендәшләребезнең сугыштагы һәм тылдагы тормышы, батырлыклары, фронтовикларның хатирәләре урын алган.
Кичә керәшеннәрдән чыккан Советлар Союзы Геройлары турындагы истәлекләр һәм сугыш чоры җырлары белән аралашып барды. Аларны танылган җырчылар Надежда Игнатьева, Марсель Гафиев һәм шушы үзәкнең «Казансу»фольклор ансамбле башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев