Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Айдар Сәлимгараев: «Людмила Белоусова «Туганайлар»ны Казанга, «Татмедиа» бинасына күчерүгә зур көч куйды»

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгараев Людмила Даниловнаның «Туганайлар» газетасын үстерәгә зур өлеш керткәнен искәртте.

— Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килгән «Туганайлар» газетасын «Татмедиа» карамагына алу рәсми яктан шактый катлаулы булып, күп вакыт таләп итте. Ә шулай да республикада керәшеннәр өчен чыга торган газетаны Татарстанның башкаласы Казанга күчерү дөрес адым булды дип уйлыйм. 

Ул әле минем җаваплылыгы чикләнгән «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры булып эшләгән вакытым, төгәлрәге 2012 еллар иде. Бу вакытка «Туганайлар» редакциясендә баш редактор булып үз сүзен сүз итә белүче һәм дипломатиягә ия тәҗрибәле журналист Людмила Белоусова эшли иде. Очрашып сөйләшкәч, ул үзенең «Туганайлар» редакциясен Казанга күчереп, аны республика газеталары дәрәҗәсенә күтәрү хыялы белән януын җиткерде. 

Халыклар дуслыгы, толерантлык өстенлек иткән Татарстан башкаласында "Туганайлар«га тиз арада урын табылды. «Татмедиа» үз канаты астына алгач, «Туганайлар» редакциясе журналистлар өчен барлык уңайлыклары булган эш кабинетлары һәм газета чыгару өчен тиешле компьютер техникасы белән тәэмин ителде. 

«Туганайлар» редакциясенең Казан үзәгендә эшләве, газетаның «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгуы өчен Людмила Белоусова әле хәзер дә рәхмәт әйтә. Үз чиратында, газета укучылар һәм редакция хезмәткәрләре «Туганайлар»ны республика газетасы югарылыгына җиткергән Людмила Даниловнага рәхмәтле булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев