«Айбагыр»ның 14нче сменасын ябу тантанасы булды
Бу тантана Татарстан дәүләт советы депутатының, республика яшьләр эшләре министрының катнашуы белән «Айбагыр» тарихына кереп калыр.
Унсигез көн сизелми дә узды
Яшел Үзән шәһәре янәшәсендә урнашкан «Наследие» лагеры 4 ел рәттән «Айбагыр»ны үз канаты астына сыендырды — анда быел 10-18 яшьлек 104 бала ял итте. Алар республикабызның 13 районыннан, 4 шәһәрдән, шул исәптән, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән килгәннәр иде. Балалар өчен унсигез көн сизелмичә дә үткән. Анысын «Айбагыр»да «Туганайлар»ның SMM-белгече Алиса Әхмәтшинаның кызы ял итүдән дә чыгып әйтә алабыз. «Айбагыр»ны ябу тантанасыннан соң, әнисенә ияреп алданрак кайту мөмкинлеге булса да, дусларыннан аерылырга теләмәде. Чөнки әле соңгы көндә аларны аукционлы ярминкә, отрядларның фотосессиясе, саубуллашу дискотекасы көтә.
«Айбагыр» кыска вакытка булса да балалар өчен үз өйләредәй кадерлегә әйләнде. 4 отрядта да сәләтле, тырыш балалар җыелган иде. Вожатый түтиләре һәм дәдәйләре ярдәмендә, алар «Питрау» спорт мәйданчыгында төрле ярышлар, конкурслар уздырдылар. Питрау эскәмиясендә ял итеп, серләр сөйләштеләр. Мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр, уеннар аша керәшен культурасы белән якыннан танышып, туган телдә дә аралаштылар.
14нче сменаны ябу тантанасына зур җитәкчеләр киләсен белгәч, кунакларны каршылауга һәм «Айбагыр» сменасы тарихына багышланган символик тамашага аерым бер җаваплылык белән әзерләнделәр.
Кунакчыллык белән каршы алдылар
Әлбәттә инде, вожатый түтиләре һәм дәдәйләре балаларга керәшеннәрнең кунак каршы алу йоласын өйрәтеп куйганнар иде. Түтиләре, дәдәйләре йөзенә балалар кызыллык китермәде. Кунакларны, «Наследие» капкасыннан керүгә, гөсләчеләр керәшен көе белән каршы алды. Бераз баруга, вак бәлешләр, бөккәннәр салынган түгәрәк подносларны бистәргә куеп тоткан кызлар, милли киемле егетләр сәламләде. Кунаклар сыйдан авыз итүгә, һәрберсенә керәшен символлы бесболкалар бүләк иттеләр.
Лагерьның ял-күңел ачу урынында отряд-отряд булып тезелеп баскан балалар, сәхнәгә күтәрелгән кунакларны «Айбагыр»-«кричалка» белән сәламләделәр.
Кунаклар — Татарстан республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров; оешманың башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова; Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков; Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев; республиканың «Лето» үзәге директоры Нина Шимина; Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе председателе Диләрә Дамар; «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры вазифаларын башкаручы Юлия Дувалова һәм башкалар.
Балаларга — җитәкчеләрнең теләкләре
«Айбагыр» сменасындагы 4 отрядка исем сайлаганда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын истә тотканнар. «Орловлар», «Гавриловцы», «Ольга «канатлары» һәм «Алаевлар» отряды членнары уйлап тапкан девиз да керәшен батырлары белән бәйле. Тантана кунакларына һәр отряд ул батырлар турында кыскача гына сөйләп үтте.
Үз чиратларында, кунаклар да «Айбагыр»да ял итүче балалар каршында чыгыш ясадылар. Аерым алганда, Татарстан дәүләт советы депутаты, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров:
«Бүгенге көндә сез — керәшен культурасын, телебезне, традицияләрне саклауда зур гаиләнең бер өлеше. Сез биредә яңа дуслар таптыгыз. Иң мөһиме, үз тамырларыгызны белергә, аның белән горурланырга кирәклеген аңладыгыз. Сез — безнең киләчәгебез, йолаларның яшь дәвамчылары. Монда кабынган дуслык утлары сүнмәсен, культурабызга булган хөрмәт сезне киләчәк уңышларга алып барсын», — дип, «Айбагыр»ларга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков соңгы елларда «Айбагыр» сменасының ял итү һәм сәламәтлек ныгыту өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган «Наследие» лагерында уздырылуына тукталды. Сәләтен үстерергә, яңа һөнәрләргә өйрәнергә теләүчеләр өчен дә шартлар җитәрлек. Биредә балчыктан, агачтан әйбер ясау остаханәләре, чигү цехы булган Осталар шәһәрчеге дә бар. Спорт мәйданчыклары ясалган. Министр киләсе елларда да «Айбагыр» сменасының дәвам итүенә, төзелә торган яңа бина файдалануга тапшырылгач, керәшен балаларының тагын да күбрәк килүенә өмет белдерде. «Айбагыр»дагыларга, актив булганнары, «Наследие» лагерында оештырылган төрле проектларда теләп катнашканнары өчен рәхмәт җиткерде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән, «Наследие» лагерына капиталь ремонт ясалып, балаларга актив ял итү өчен тиешле уңайлыклар тудырылды. Сез биредә аралашасыз, яңа дуслар табасыз. Ял итеп һәм көч туплап, 1 сентябрьдә мәктәпкә белем алырга барасыз, — дип сөйләде Михаил Афанасьев һәм балалар гына түгел, олылар да белергә тиешле хакыйкатьне кабатлады. — Онытмагыз, без — бергә, без — бер ил, бер республика. Безнең башка йортыбыз юк, бердәнбер йортыбыз — илебез Россия».
«Айбагыр»ның үсүе — тамаша аша
Җитәкчеләрнең чыгышларыннан соң, балаларның театральләштерелгән тамашасы башланды. Язгылыкта җирне сөреп, аңа айбагыр орыклары чәчтеләр. Кояш нурларына назланып, айбагыр үсентеләре җирдән баш калкыта. Көннән-көн алар кояшка үрли. Күз алдында сары таҗчыклар каймалаган айбагыр чәчәкләренә әйләнә... Бу тамаша аша балалар һәр җәйне үзләрен җылы кочагына җыйган «Айбагыр» сменасының 14 еллык тарихын күрсәттеләр. Балаларның оста уйнаулары, җыруларын, биюләрен сокланып күзәтте кунаклар.
Ә шулай да «Айбагыр»ны ябу тантанасының иң дулкынландыргыч мизгеле — керәшен гимны булган «Безнең ил»не балаларның, вожатыйларның һәм кунакларның бергәләп җырлавы булды. Язарга онытып торабыз икән, тантананың әле иң тәмле мизгеле дә булды, Анысы — Яшел Үзән районы җитәкчелегенең һәр балага туңдырма бүләк итүе…
«Айбагыр»ны ябуга багышланган бәйрәм үзе дә сусаудан авыз кипкән август челләсендә ашаган туңдырмадай тоелды — озынга сузмадылар, хәтта күңелләргә бәйрәм җитми дә калды. Анысында инде бәйрәм сценариен язучы Лиана Самойлова, Игорь Шрыков һәм Дмитрий Барановның (ул әле оста итеп алып та барды) осталыгы күренде.
Керәшен балаларының «Айбагыр» сменасы турында газетабызның 14 август санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев