Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Айбагыр»лылар үз журналларын чыгардылар

Этносменаның беренче көненнән үк ял итүче балалар үзләренең отряд журналларын әзерли башлаганнар.

Һәр  отряд «Айбагыр»тормышыннан кызыклы мәгълүматлар туплап, үзенчәлекле күп битле журнал чыгарырганнар. Һәр журналда диярлек Бөек Ватан сугышы геройлары, керәшен киемнәре, бизәнү әйберләре турында язмалар урын алган.

«Туганайлар» редакциясе журналистлары мастер-класс үткәрергә килгәч, һәр отярд үз журналын тәкъдим итте. Шунсын да әйтеп узарга кирәк, берничәсе, отряд журналын тәкъдим иткәндә, керәшен киеменнән иде.

Безгә журналларның барысы да ошады. Бай эчтәлекле, күп тема яктыртылган, бизәлешләре дә матур. Әмма, балалар алган таба конкурсларда катнашканда тагын да активрак булсыннар, ярышларда гадел көндәшлек хисен тойсыннар өчен, урыннар билгеләргә кирәк иде.

Нәтиҗәдә, «Орловлар» отряды редакциясе чыгарган журналга беренче урын бирелде. Чыннан да, журналда керәшен тарихы да, бәйрәмнәре дә, киемнәр тарихы да, уен кораллары да, кроссвордлар һәм башка бик күп тема яктыртылган. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, керәшен Герое  Дмитрий Карбышев батырлыгы турында да язма бирелгән. Болар турында сөйләүче егетнең осталыгы да сокландырды.

Икенче урында — «Гавриловцы» отряды журналы. Аларның журналы да башкаларыннан бик нык аерылып тора. Советлар Союзы Герое Пётр Гаврилов турындагы язмадан һәм ни өчен отярдка керәшен Героеның исемен алуларын аңлатудан башланып китә журнал. «Айбагыр»дагы тормыш, вакыйгалар, мастер-класслар турында да язылган. Уку өчен иң кызыгы — кызлар һәм егетләрнең ни өчен «Айбагыр»га килүләре, бу сменада нииләр ошавы турындагы язмалары. «Айбагыр»да ял итүче «бизнесмен Тоня»дан алынган интервью да кызыклы. 

Өченче урын «Ольга «канатлары» һәм «Алаевлар» отрядларына бирелде. Алар чыгарган журналларда да укыр нәрсә күп... Журналны укыганда анда бирелгән рәсемнәрне ясап бетерергә тиеш булуың — кызыксындыруны тагын да арттыра.

Кыскасы, дүрт журнал да балаларның шулкадәр оста, яңалыклар уйлап табу сәләтләре зур икәнен күрсәтә. Һәркайсы эчтәлекле, рәсемнәргә, иллюстрацияләргә бик бай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев