Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Айбагыр» лагерена гаризалар кабул итү башланды

«Айбагыр» этносменасы 23 июльдән 9 августка кадәр дәвам итәчәк.

Кызыклы уеннары, мастер-класслары, квест һәм бәйрәмнәре белән истә кала торган «Айбагыр» этносменасы балаларны күңелле ялга чакыра. «Айбагыр» этносменасы 23 июльдән 9 августка кадәр дәвам итә. Ул 14нче тапкыр оештырыла. Керәшен балалары өчен булган «Айбагыр», соңгы еллардагы традиция буенча, быел да Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагерында уза. Этносменада быел 10-18 яшьлек 104 бала ял итәчәк. 

Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының профильле сменалар смотрында катнашып, субсидия алу реестрына керә алганлыктан, 18 көнлек бер путёвка бәясе — 18 мең сум (тулы бәясе 25 мең сум булыр иде).

«Айбагыр» этносменасында ял итүчеләрдән гаризалар 31 майга кадәр кабул ителә. Гаризаларны әлеге ссылка аша кереп тутырып җибәрергә кирәк. 

«Айбагыр» сменасына кагылышлы барлык сораулар белән «Бәрәкәт» яшьләре бүлеге активисты Аида Тукачовага  (тел.: 89196236628) мөрәҗәгать итә аласыз.

Кызлар, малайлар! Җәйге ялыгызның онытылмаслык булып истә калуын теләсәгез, «Айбагыр» этносменасына килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев