Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Агросәнәгать предприятиесендә эшләүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләү артты

Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе съездында хәбәр иткән.

Аның әйтүенчә, агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең суммасы арттырылу турында үзгәрешләр кабул ителгән.

— Агымдагы елдан «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты старт ала. Аның буенча якындагы өч елга, федераль һәм республика акчаларын исәпкә алып, 3,1 миллиар сум финанслау лимитлары каралган. 1 гыйнвардан республика агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең суммасы арттырылу турында үзгәрешләр кабул ителде: 300 мең урынына 750 мең сум. Әлеге ярдәм чарасы 2017 елдан беренче тапкыр 2,5 тапкырга артты.  Моннан тыш, югары уку йортлары студентларына айлык стипендияләр күләме (2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр) һәм ССУЗ студентларына (1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр), шулай ук җитештерү практикасын узу чорына стипендияләр (ВУЗның 3-5 курс студентларына 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр) арттырылды, — диде ул.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев