Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

98 яшьлек Мария Агеева: «Бер тапкыр да табиблардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдем»

Кукмара районының Кече Чура авылында яшәүче тыл ветераны, 98 яшьлек Мария Агеева тормышка позитив карашы белән тирә-яктагыларга үрнәк булып яши.

Йөзгә якынлашса да, Мария түти үз тормышындагы вакыйгаларны яхшы хәтерли.

«Бер тапкыр да табиблардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдем, хәтта поликлиникада амбулатор карточкам да юк. Соңгы арада гына кан басымы «уйный», дару эчәргә туры килә. Бәлки, моңа кадәр дә булгандыр, ләкин эш белән сизми калганмындыр», — ди зарланырга күнекмәгән Мария түти уенын-чынын бергә кушып. «Безнең йорт матур урында — су тегермәне янындагы кечкенә утрауда иде. Әти-әни йортын хәзер дә сагынам. Әнием бакчада күпләп яшелчә утыртты, җимеш агачлары да бар иде. Без, ике әнидән, 12 бала идек. Әтинең беренче хатыны үлеп, алты баласы белән калган. 23 яшьлек әнием аңа кияүгә чыккан. Аларның тагын алты баласы туган. 12дән бер мин генә бу көннәргә кадәр җиттем. Яхшы, дус яшәдек барыбыз да. Сугыш башлангач, абыйлар фронтка китте. Өчесе һәлак булды. Бик яшьли сарык фермасында эшли башладым, эш җиңел түгел иде. Колхоздагы хезмәт стажым 40 елдан артык», — дип искә ала бөтен гомере туган авылында үткән Мария Никифоровна.

Ул 25 яшендә авылдашы Иванга кияүгә чыккан, 5 бала тәрбияләгәннәр, аларга тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. Ире белән 61 ел татулыкта, әти-әниләрен хөрмәт итеп яшәгәннәр.

«Питраудагы уеннарда таныштык. Иван дүрт ел армиядә хезмәт итеп кайткач гаилә кордык. Гомеренең күп өлешен колхозда шофёр булды», — дип сөйли Мария Агеева.

Кызганычка, Иван дәдәй 11ел элек мәңгелеккә күчкән. Хәзер озын гомерле Мария түтине балалары, оныклары карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев