Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

95 яшьлек Алексей Кормачев: «Хәзерге рәхәтлек беркайчан да булмады»

Лаеш районының Ташкирмән авылында яшәүче, күпне күргән 95 яшьлек Алексей Степанович янында булдык. Ул яшь чакларын, сугыш чоры авырлыкларын сөйләде.

95 яшьлек Алексей Степанович Ташкирмән авылда туып-үскән. Төп йортта гомер итүче улы Павел мәңгелеккә күчкәч, килене Любовь Гурьевна белән генә яшиләр. Яшь чакларын, кызлар артыннан йөрүен, ничек өйләнүен, авылда туйлар гөрләп узуын искә төшерде, сугыш чоры авырлыклары да хәтереннән җуелмавын әйтте.

«Дүрт яшьтән әнисез калдым. Әти тол хатынга өйләнгән иде, сугышка киткәч, әни кеше «үземдә дә өч бала» дип, безне аерып чыгарды. Укый да алмадык. Авылга апага кайттык. Бәрәңгегә сарык көтүе көтеп, базны тутырдым, тук булдык. Аннан атлар көттем, икенче елны тырмага, 1947 елга кадәр сукага бастым. Кыш көне печән ташыдык. Әти кайткач, йорт җиткездем, авылдагы Маня исемле кызга өйләндем. Аны озата баруым кызык булды. Алдан ул бара, артыннан мин. Хәзер борылыр да: «Йөрмә!» – дип куар дип уйлап барам. Кумады бит! Озакламый өйләнешеп тә куйдык.

Без үскәндә тормыш гел икенче, авыр иде. Хәзерге рәхәтлек беркайчан да булмады. Шөкер итеп яшибез», — диде бабай. 

Любовь Гурьевна ире Павел белән ике бала үстергәннәр. Балалары, гаиләләре белән, Казанда яшиләр. Ире авырып киткәч, дәваханәләргә күп йөрергә туры килгән. Иренең исән булган, каенанасы Мария Андреевна белән яшәгән чакларын сагынып искә алды:

«Мул яшәдек. Теләгәнебезне кидек, теләгән җиребезгә бардык. Балаларны калдырып китәргә дә әти-әни булды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев