95 яшен тутырган тыл ветераны Клара Игошева: «Без күргәннәр кабатланмасын иде»
Мөслим районыннан марафончы Виктория Газтдинова якташы, тыл втераны Клара Игошева язмышы белән таныштырды.
1942 елның апрелендә ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте «Шәһәр һәм авыллардагы хезмәткә яраклы халыкны авыл хуҗалыгы эшләренә мобилизацияләү тәртибе турында » дигән карар кабул итәләр. Бу карар нигезендә хезмәткә яраклы һәр колхозчыга сугыш чорында минимум хезмәт көне елга өстәмә рәвештә 100-150, ә колхозчы гаиләсендәге 12-16 яшьтәге һәр яшүсмергә 50 хезмәт көне эшләү мәҗбүри итеп билгеләнелә.
Мөслим районының Яңа Усы авылында яшәүче Клара Тимофеевна Игошевага сугыш башланганда 11 яшь (1930елда туган). Бу карарны үтәү нәкъ алар яшендәгеләрдән башлана. Тимофей дәдәй 1942 елның 3 апрелендә сугышка китә. Берничә генә хаты килә, Клара түти аларны яттан белә: «Җәмәгатем, Лидия кызым (сугышка киткәндә карында калган кызына аерым сәлам), балалар, сугышка керәбез, приказ гына көтәбез...»; «Сугыштан исән чыктым, баш бармак, беләктә җиңелчә яраландым, госпитальдә. Мин кайтканчы исән-имин булыгыз сез дә...». Госпитальдән соң тагын сугышка керәләр... Хатлар туктала... Хәбәрсез югалды хәбәре килә...
Ач-ялангач, ачлы-туклы булсалар да, югалту ачысын эчкә йотып җан тырмаша тылдагылар. Клара түти башта әнисенә ияреп күксагыз аралары эшкәртүгә, утауга йөри. Кыш көннәрендә бәләкәй чанага төяп басу түрләренә тирес чыгаруда була. Колхоз буасы янында элеваторга икмәк салу, үгез җигеп басудан көлтә ташу, әвен астында икмәкне кул көче белән чистарту…Соңрак ат җигеп, кайда кушсалар, шунда хезмәт куя тырыш кыз.
Сугыштан соң терлекчелектә эшләп һәрвакыт алдынгы булды Клара түти. Үзе кебек сабыр, төпле фикерле, эшчән Иван дәдәй белән 59 ел гомер итеп, авылда үрнәк гаилә булдылар. (Иван дәдәйнең урыны оҗмах түрләрендә булсын) Кызлары Рита, Алевтина, Люба мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куеп лаеклы ялга чыктылар. Анатолий тракторчы хезмәтен үз итеп авылда төпләнде.
95 яшь белән баручы Клара түти сугышта хәбәрсез югалган әтисен һаман көтә… «Сугыш чорында без күргәннәрне күрергә берәүгә дә язмасын!» – тыл ветеранының ихлас теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев