Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

9 телдә җырлаучы ZAKARIA фолк-группасы керәшен җыруларын да халыкка таныта

ZAKARIA фолк-группасы — Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә популяр төркем. 4 солисткадан торган, 9 телдә җырлаучы төркемне уникаль дисәм дә була. Алар Идел буе халыкларының борынгы җырларын, «үзгәреш җилләре» кертеп, сәхнәгә алып чыгалар.

Туристлар белән башланган эш

Фолк-группа 2017 елда, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең аспирантурасында укучы мишәр кызы Лилия Җиһаншина инициативасы белән төзелә. Консерваториядә, төрле милләт вәкилләреннән торган ансамбль була (ул бүгенге көндә дә бар). Шул да этәргеч булдымы икән, туристларны төрле милләт культурасы белән таныштыру максатыннан, үз ансамблен төзү фикере туа. Төркемнең төп максаты — төрле халык җырларын элгәречә, үз телләрендә башкарып, туристларны билгеле бер культура белән таныштыру. 

— Күпмилләтлелеккә басым ясап, 8 кешедән торган төркем төзелде. Анда татар, керәшен, мордва, чуваш, удмурт, башкорт бар иде. 2017 елда, Казанның «Туган авылым» комплексында, туристларны Идел буе халыклары культурасы белән таныштыра башладык. Җырлар, уеннар, музыка уен кораллары аша, — дип искә ала Лилия төркемнең эшли башлаган вакытын.

Алар туристлар өчен генә чыгыш ясап калмый, ә төрле конкурсларда да катнашалар. 2018 елда шундый бер конкурста катнашып, «Кәрия-Зәкәрия» җырын заманчалаштырып башкаралар һәм үз номинацияләрендә беренче урынны алалар. Сүз уңаеннан, әлеге җыр төркемнең визит-карточкасына әйләнгән. 

— Бу уңышыбыз безгә бер этәргеч бирде. Яшьләр дә ошатты, хупладылар. «Ни өчен элгәреге җырларны, заманчалаштырып, сәхнәгә алып чыкмаска?!» — дигән уй килде безгә. Теләк бар, ләкин эшне нәрсәдән башлап җибәрәсен белеп бетерми идек. 2017-2018 елларда шушы юнәлештә эшли башлаучы бердәнбер төркем булдык. Сер түгел, сәхнә иҗаты зур чыгым таләп итә. Шуңа да, Татарстанда яшьләр өчен булган «Таба» этно-проектына грант язып карарга булдык, — дип сүзен дәвам итте Лилия. — Тырышлык юкка булмады: 2 альбом чыгарырга грант оттык. Төркемдә ул вакытта 4 кыз идек. 

Репертуарда — борынгылык

Нинди генә төркемне алма, исеменең үзенчәлекле, үзенә тартып торуы һәм истә калуы мөһим. «Ни өчен ZAKARIA исемен сайладыгыз?» дип кызыксындым. Аңа да репертуарда булган «Кәрия-Зәкәрия» җыры сәбәп булган икән.

— Бу җыр Идел буе халыкларының күбесендә бар: чуваш, удмурт, татар һәм башкаларда. Ә без — күпмилләтле төркем. Бу исеме төрле милләтләрне бергә җыеп тора сыман. Уфада, «Йәшлек шоу» телевизион музыкаль проектында катнашканда, жюри члены, җырчы Элвин Грей «төркемегезнең исеме бигрәк матур, яңгырап тора» дигән иде. Чынлыкта, Зәкәрия ул — ир-ат исеме, анысын соңыннан гына белдек, — дип елмая Лилия.

Репертуардагы җырларның барысы да диярлек экспедиция материалларыннан алынган. Алар арасында керәшен җырулары да бар. Төркемдәге кызларның һәркайсы консерваториядә укыганлыктан, үзләрендә дә архив материаллары саклана. Тик, әлеге җырларны сәхнәгә алып чыкканчы, ул әле озын юл үтә.

— Диктофонга, кәгазьгә яздыртып алган җырларны эшкәртү җиңел түгел. Аларны тыңлагач, ноталар итеп кәгазьгә төшерәсең. Әле бит ул җырларда диалект сүзләр дә була. Аларны әбиләр ничек әйтә, шулай язып аласың инде, — дип әлеге эшнең нечкәлекләре белән таныштырды.

Буыннар алмаша, кызганыч, олы яшьтәгеләр башкарган җырлар да онытыла, югала. Менә шул элгәреге җыруларны яшәтер өчен «Зәкәрия»леләр зур эш алып бара. 

— Кайбер якта, җырларны шулай заманча стильдә җырлагач, шул милләт вәкилләре гаҗәпкә калып, «бездә мондый җыр бар икәнен белми дә идек!» дип әйтәләр. Керәшен җыруы белән дә бер кызык хәл булды. Концертта чыгыш ясаганда, җырны халыкныкы дип тәкъдим иттек. Соңыннан, яныбызга бер ир-ат килеп, бу җырның авторын әйтте. Менә шулай, кайвакыт, автор җырлары халыкныкына әйләнә дә куя, — дип әйтә Лилия.

ZAKARIA иҗатын яратып тыңлаган аудитория күпкырлы — яшьләрдән алып, өлкәннәргә кадәр. Заманча «бит»лар булгач, яшьләр тиз отып ала, гади сүз белән әйтсәк, дәртле. Әлеге җырлар борынгы булгач, өлкәннәр күңеленә дә хуш килә. 

— Җәй айларында этно-фестивальләрдә күп чыгыш ясыйбыз. Татарстанда гына түгел, чит төбәкләргә дә чыгабыз. Мактанып әйтүем түгел, кая гына барсак да, яратып, җылы кабул итәләр. Чыгышлардан соң яныбызга килеп, башкарган җыр белән кызыксыналар. Интернет киңлекләрендә негатив язып, «минус»ларыбызны эзләп утыручы «хейтер»ларыбыз да юк бит безнең, — дип көлә Лилия.

4 кыз, 4 милләт

Әйткәнемчә, төркемдә төрле милләт вәкилләре бар. Шушы 8 ел эчендә керәшен кызлары да була: Татьяна Ефремова, ә бүгенге көндә — Лиана Самойлова. "Зәкәрия«гә солистларны сайлаганда үз критерийлары бар.

— Музыкаль белем — иң мөһиме. Башка милләт вәкиле булуга да карыйбыз. Без сәхнә кешеләре булганлыктан, тышкы кыяфәт тә роль уйный. Энергияле, күзләре янып торган кызларга өстенлек бирәбез. Быел төркем тулысынча үзгәрде. 3 яңа кыз килде: Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре — Лиана (керәшен кызы) һәм Илүзә (татар кызы,); Ира (катнаш гаиләдән). Аларның тавышлары да үзенчәлекле, — дип солистлар белән таныштыра башлады. — 8 ел эчендә төркемнең үз стиле, үз имиджы барлыкка килде. Менә шул планканы тотарга кирәк. Яңа кызлар төркемгә килгәч, аларга кыска вакыт эчендә яңа җырларны өйрәнергә кирәк булды. Әле бит ул төрле телдә, төрле тавыш, бию хәрәкәтләре дә бар. Кызлар булдырды, барысын да бик тиз өйрәнделәр, сәхнәдә дә үзләрен иркен тоттылар. 

ZAKARIA фолк-группасының үзенчәлеге — күпмилләтлелек. Татарстанда 9 телдә җырлаучы мондый төркем башка юк.

— Эшебез дәвамлы булып, репертуарны яңа җырлар белән тулыландырырга, тагын бер баскычка күтәрелергә телибез. Бүгенге көндә моның өстендә эшлибез. 3 альбомыбыз янына («Без», «Бергә», «ДусТуган») яңасын чыгару уе, яңа костюмнар тектерү, клип төшерү хыялы да бар. Күбрәк иҗат белән шөгыльләнәсе килсә дә, вакыт җитеп бетми, чөнки төрлебез төрле җирдә эшлибез. Безнең үрнәктә иҗат итүче төркемнәр арта башлады. Димәк, без дөрес юлда, — дип сүзен тәмамлады ZAKARIA фолк-гурппасының җитәкчес Лилия Җиһаншина.

ZAKARIA — элгәрелекне саклаган авыл һәм заман тизлегендәге шәһәр белән ике араны тоташтыручы. Төп миссиябез — халык җырларын саклап, аларны популярлаштыру. Теләгебез — безнең чыгышларны тыңлаган һәр милләт үз культурасын, үз телен, борынгы җырларын белсен, онытмасын.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев