«3D-ручка килеп җитмәде»: Кыш бабайга хат
Кукмара районының Поршур авылы кызы Вероника Иванова балачакта кыш бабайга бүләк сорап язган хаты турында сөйләде.
— Кыш Бабай — бу безнең балачакның тылсымлы көтүләр белән бәйле бер образы. Бүгенге көндә Кыш Бабайдан сорала торган нәрсәләр үзгәрде. Хәзер кешегә күбрәк мәгънәле һәм эмоциональ тәэсир ясаучы әйберләр кирәк. Шуңа күрә, әгәр 2026 ел өчен Кыш Бабайга теләк әйтсәм, мин аңардан ике нәрсә сорар идем. Беренчесе, Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка берничә көнлек путёвка. Эх, Кыш бабай мине үзенең тылсымлы чанасына утыртып алып барса иде... Билетлар хәзер бик кыйбат бит (көлә). Икенчесе, олимпиадаларда һәм мәктәп ярышларында уңышлар сорар идем. Белем алганда «бәхет» түгел, ә тырышлыкка һәм әзерлеккә ярдәм итәрдәй тылсымлы этәргеч кирәк. Кыш бабай, киләсе олимпиадаларда миңа ачык фикерләр һәм эшкә омтылыш бирсәң иде!
Кечкенә чакта Кыш бабайга хат язган идем. Ул вакытта интернетта бик популяр булган 3D-ручка сорадым. Мин аның белән өч үлчәмле рәсемнәр ясарга теләдем. Хатны мөмкин кадәр истәлекле итеп, төсле карандашлар белән рәсемнәр ясап яздым. Үземнең яхшы эшләрем турында да онытмадым. Ләкин 3D-ручка килеп җитмәде. Бу, әлбәттә, минем өчен зур кайгы булды. Әнием миңа аны аңлатып бирде: «Кыш бабайга бар хатлар да вакытында барып җитми, ләкин ул безнең яхшы гамәлләребезне һәрвакыт белеп тора». Вакыт үткәч аңладым, ул ручка бик кыйбат булган. Әмма Кыш бабай иҗатымны үстерүгә этәргеч бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев